Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Үзәк банкы Рәисенең беренче урынбасары Георгий Лунтовский белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан Милли банкының элеккеге башлыгы Евгений Богачев һәм шушы урында аны алмаштыручы Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.
Очрашуда катнашучылар республика банк секторын үстерү мәсьәләләре буенча, шулай ук Татарстан Республикасы Милли банкы структурасын үзгәртеп коруга һәм яңа җитәкче билгеләп куюга бәйле рәвештә аның алдында торган бурычлар буенча фикер алыштылар.