Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентылыгы вәкиллегендә һәм «ТНВ» ААҖ филиалында булды

2014 елның 7 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентылыгы вәкиллегендә һәм «Яңа гасыр» (ТНВ) ААҖ филиалының офис бүлмәләрендә булды.

Бүлмәләргә ремонт ясалган, заманча җайланмалар сатып алынган. ТНВның Мәскәүдәге филиалында телекүперләр уздыру, интервью, телепрограммалар яздыру өчен студия зонасы булдырылган.

ТНВ Мәскәү филиалы директоры һәм Мәскәүдә Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентылыгы вәкиле Динә Газалиева ММЧ вәкилләре өчен эш пространствосы булдыру эше турында сөйләде, яңа җайланмаларны күрсәтте. Болар – Adobe программа пакеты базасында линиясез монтажның хәзерге заман монтаж комплексы, Sony телекамералары, студиядә эшне оештыру өчен башка җайланмалар.

Мәскәүдә «Яңа гасыр» телеканалы филиалының яңа студиясе 2014 елның 4 октябрендә Корбан бәйрәменә багышланган телекүпер кысаларында файдаланылды. Киләчәк планнарда – 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чараларны киң яктырту.

Татарстан Республикасы Президенты эш урыннарын карап йөргәндә билгеләп үткәнчә, ММЧ вәкилләре өчен эш шартлары бик уңай һәм заманча. Аннары Рөстәм Миңнехановка Мәскәүдә Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентылыгының Татарстан Республикасының, регион буларак, инвестицияләр җәлеп итү өчен бик җайлы булуын һәм аның төп инвестицион проектларны гамәлгә ашыруын киң яктырту өчен халыкара һәм федераль ММЧ белән хезмәттәшлекне оештыруга юнәлдерелгән эшчәнлеге турында сөйләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International