Хөрмәтле депутатлар, хөрмәтле ватандашлар!
Хөрмәтле утырышта катнашучылар!
Хөрмәтле татарстанлылар!
Татарстан Республикасы бүген тотрыклы үсеш кичерә: гражданнарыбызның керемнәре артты һәм тормыш сыйфаты яхшырды, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм мәдәният өлкәләрендә шактый алга китеш бар.
Шуның белән бергә, үсеш темпларының акрынаюы да күзәтелә. Мондый вазгыять белән без килешә алмыйбыз. Төп бурычыбыз – Татарстан икътисадының динамикалы үсешен тәэмин итү.
Илебез кичергән кыенлыклар һәм каршылыклар безгә дә кагыла.
Катлаулы халыкара хәл сакланган шартларда без Президент Владимир Владимирович Путинның Россия һәм аның күпмилләтле халкы төп мәнфәгатьләрен катгый рәвештә яклауга юнәлтелгән линиясен бер шиксез хуплыйбыз.
Республиканың бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау – зур әһәмияткә ия булган вакыйга. Әлеге сайлаулар җәмгыятебезнең барлык прогрессив көчләре берләшүен һәм татарстанлыларның республикада сайланган социаль тотрыклылык, милләтләр арасында татулыкны саклау һәм ныгыту, икътисадый үсеш курсына югары ышаныч белдерүен күрсәтте.
Сайлау алды кампаниясе вакытында сайлаучылар белән очрашулар уздырганда күп кенә актуаль мәсьәләләр күтәрелде. Болар: ТКХ системасы эшчәнлеген яхшырту, тариф сәясәте, социаль-мәдәни өлкә объектларын карап тоту һәм аларда капиталь төзекләндерү эшләре уздыру, квартал эчендәге юлларның торышы.
Болар барысы да хакимият органнары эшчәнлегендә, шул исәптән республикада гамәлгә ашырыла торган программалар кысаларында да, исәпкә алыначак.
Безгә бүген җәмәгатьчелек белән активрак эшләргә, әһәмиятле социаль-сәяси карарлар кабул иткәндә гражданнар инициативаларына күбрәк игътибар бирергә һәм җәмәгатьчелек фикерен ешрак исәпкә алырга, министрлыклар, ведомстволар һәм муниципаль берәмлекләр каршындагы җәмәгать советларының эшчәнлеген нәтиҗәлерәк итәргә кирәк. Республиканың Иҗтимагый палатасы әлеге мәсьәләләргә күбрәк игътибар итсен иде.
Дәүләт Советына кермәгән партияләргә парламент трибунасыннан чыгыш ясау мөмкинлеге бирү үзен аклады. Парламентка кермәгән партияләр ассоциациясен булдыру турындагы тәкъдим хуплауга лаек.
Граждан җәмгыяте үсешенә социаль әһәмияткә ия булган эшчәнлек алып баручы коммерциячел булмаган оешмалар зур өлеш кертә. Кабул ителгән дәүләт программасы һәм яңа оешып килүче ресурслар үзәге шуларга ярдәм итүгә юнәлтелгән.
Гражданнарыбызның тормыш сыйфаты хакимият эшчәнлегенә бәя бирүнең төп критерие булып тора. Безнең өчен бу – һәрчак өстенлекле бурыч.
Киләсе елда Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлау белән бәйле рәвештә, ул аеруча актуальгә әйләнә.
Республиканың яңа тарихы башлануга 25 ел тулуны бәйрәм итү әһәмиятле вакыйга булачак, ул дәүләтчелегебезнең уңышлы үсешен чагылдыра.
Республикада милләтара һәм конфессияара татулыкны һәм тынычлыкны саклап калу элеккечә өстенлекле юнәлеш булып тора.
Әлеге эш Дәүләт милли сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыруның кабул ителгән программалары кысаларында дәвам иттереләчәк. Анда Татарстан халыклары ассамблеясе, Бөтендөнья татар конгрессы, милли-мәдәни мохтариятләр, дини һәм этномәдәни оешмалар актив катнашачак.
Мөселманнарның Диния нәзарәте һәм Татарстан митрополиясе эшчәнлеге рухи яңарышка уңай йогынты ясый.
Республикада беренче Православие җәмәгатьчелеге форумы үткәрелү күренекле вакыйга булды. Моннан соң ул ел саен оештырылачак. Казанда инде традициягә кергән Бөтенроссия татар дин әһелләренең «Милли үзенчәлек һәм ислам» форумы узды.
Бүген республикада милләтара мөнәсәбәтләр торышын мониторинглау һәм бәяләүнең комплекслы системасы булдырыла. Ул милли сәясәтне баланслы гамәлгә ашырырга, низаглы вазгыятьләр туганда, оператив чаралар күрергә мөмкинлек бирә.
Әлеге проблематика буенча без туплаган материалларга таянып, Татарстан илнең пилот төбәге буларак билгеләнде.
Әлеге эшне хакимиятнең бөтен дәрәҗәләрендә, һәм беренче чиратта, муниципаль берәмлекләрдә уздырырга кирәк.
Толерантлык һәм милләтара татулыкның югары дәрәҗәсе республика имиджының аерылгысыз бер өлешенә әверелә баруын билгеләп китәргә телим. Бу безгә конкурентлык өстенлеге бирә.
Мәдәният елы дип игълан ителгән 2014 елда Татарстанның мәдәни тормышында бик күп онытылмас вакыйгалар булып тора.
«Болгар» тарих-археология комплексы ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы һәйкәлләре исемлегенә кертелде. Бу – беренче Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең гаять зур казанышы.
Бик зур рәхмәт Сезгә!
Свияжск утрау-шәһәрчеге объектларына кагылышлы шундый ук эш башкарырга тиешбез.
ТӨРЕКСОЙ тарафыннан Казанның төрки дөнья мәдәни башкаласы дип игълан ителүе белән бәйле рәвештә республика башкаласында бик күп иҗади форумнар һәм чаралар уздырыла.
Казанның тарихи үзәген торгызу, мәдәни мирас объектларын төзекләндерү буенча күп эшләр башкарылды һәм башкарыла.
Мәдәниятнең барлык өстенлекле юнәлешләре буенча тулы бер программа чаралары комплексы кабул ителде.
Бу эшне без киләчәктә дә дәвам итәчәкбез.
Бай һәм матур телебез, мәдәниятебез һәм рухи хәзинәбез татар халкын берләштерә.
Монда “Татар иле”, “Ана теле” һәм башка милли проектларның әhәмияте бик зур. Әлеге юнәлештә эшләүне дәвам итәргә кирәк.
2015 ел илебездә Әдәбият елы дип игълан ителде. Язучыларның, аеруча яшь авторларның, иҗади үсеше өчен яңа мөмкинлекләр булдыруга, балалар әдәбиятын һәм әдәбият- сәнгать өлкәсендә халыкара элемтәләрне үстерүгә юнәлтелгән проектларга ярдәм күрсәтү аеруча кайгыртылырга тиеш.
Территорияләрне төзекләндерү һәм агач-үсемлекләр утырту мәсьәләләрен без республикабызда шулай ук өстенлекле дип билгеләдек һәм 2015 елны Парклар һәм скверлар елы дип игълан иттек. Шулай итеп без бу процесска гражданнарны, бизнесны һәм хакимият органнарын җәлеп итәбез.
Парклар, скверлар, елга ярлары татарстанлыларның яраткан ял итү урынына әйләнсен өчен әлеге игелекле эшкә һәркем үзеннән өлеш кертә аладыр дип уйлыйм.
Совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүенә киләсе елда 70 ел тула. Бу олы бәйрәмне югары дәрәҗәдә уздыру – гомумдәүләт бурычы булып тора.
Һәр ветеранга һәм тылда хезмәт куйган һәркемгә булдыра алганча зур кадер-хөрмәт, кайгырту күрсәтү – ифрат әһәмиятле эш.
Шуның белән бергә Җиңү юбилеен бәйрәм итү киләчәгебез өчен гаять мөһим.
Җиңүчеләрнең каһарманлыгы – һәрберебез өчен әхлакый идеал һәм тормышыбызда зур таяныч. Боларның барысын да мәгариф, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм фәнни-мәгърифәти эшчәнлектә исәпкә алу зарур.
Җиңүнең зур юбилее яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә бер этап булырга тиеш. Халыкның социаль яктан сәламәт мохиттә яшәве шуңа нигезләнә.
Бу – ата-бабаларыбыз алдындагы изге бурычыбыз. Киләчәк буыннарга безнең эшебез үрнәк булсын!
Хөрмәтле депутатлар!
Татарстан халыкара икътисадый хезмәттәшлектә көннән-көн активрак катнаша.
Бүген без якын чит илләр, Азия-Тын океан регионы һәм Персия култыгы илләрендә яңа партнерлар эзләү эшен алып барабыз.
Республика вәкиллекләре үз эшчәнлеген дөньяның төрле илләрендә җәелдерә бара. Безнең җитештерүчеләребезне яңа сәүдә мәйданнарына чыгару алар эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш булырга тиеш.
Республика Хөкүмәтенә сәүдә вәкиллекләре структурасын реформалау һәм, республиканың киләчәктә үсеше мәнфәгатьләрен исәпкә алып, аларның эшен оештыру буенча тәкъдимнәр кертергә кирәк.
Төбәкара хезмәттәшлекне үстерү шулай ук бик мөһим. Россия төбәкләре белән төзелгән күпсанлы шартнамәләр шул хезмәттәшлеккә ярдәм итә. Әлеге шартнамәләр декларатив характерда булырга тиеш түгел. Безгә реаль нәтиҗәләр кирәк.
Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе кысаларында алып барылучы эш төбәкара хезмәттәшлекнең нәтиҗәле юнәлеше булып тора. Әлеге оешма гомумроссия дәрәҗәсендә алдынгы карашларга нигезләнгән күп кенә карарларны кабул итүдә башлап йөри.
Төбәкара хезмәттәшлекнең перспективалы рәвешләрен киләчәктә дә үстерә бару зарур.
Тышкы элемтәләрнең үсүе, актив эчке сәясәт һәм булган кыенлыклар мәгълүматның дөрес яктыртылуын таләп итә. Монысы – Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы бурычы.
Яңа чынбарлыкны игътибарга алып, телевидениене һәм медиатармакны үстерү концепциясен эшләү зарур.
Хөрмәтле депутатлар һәм утырышта катнашучылар!
Соңгы елларда безнең уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә һәм безгә кадәрге буыннар булдырган нигезгә таянып республикабыз икътисадын үстерүдә һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуда зур күрсәткечләргә ирешелде: узган ел йомгаклары күрсәткәнчә, тулаем төбәк продукты күләме 1,5 трлн сумнан артып китте, соңгы 5 ел эчендә төп капиталга инвестицияләр 2 трлн сумга җитте, өч ел дәвамында демографиядә үсеш күзәтелә, гомер озынлыгы 72,5 ел дәрәҗәсенә җитте.
Без икътисад диверсификациясе мәсьәләсен уңышлы хәл итәбез: сәнәгать җитештерүе күләмендә чимал сегменты өлешен 32 дән 24%ка кадәр киметү белән бергә, эшкәртү секторы өлеше 58 дән 69%ка кадәр артты, кече һәм урта бизнес өлеше 25,5%тан артып китте.
Икътисадыбызның конкурентлык сәләтен киләчәктә дә күтәрүгә нефть, газ, химия һәм машина төзелеше комплексларында югары технологияле эре проектларны гамәлгә ашыру ярдәм итә: «Татнефть» компаниясендә бу – үз технологияләребез нигезендә битум нефтьләрен чыгару, «ТАНЕКО»да – гидрокрекинг, база майлары җитештерү, авыр калдыкларны эшкәртү буенча киләсе елда куллануга кертеләчәк комплекс кебек яңа производстволарны сафка кертү.
Бу – азотлы ашламалар җитештерү буенча «Аммоний» проекты, «ТАИФ-НК»да авыр калдыкларны тирәнтен эшкәртү комплексын төзү, шулай ук «Түбән Кама нефтехим» предприятиесендә 1 млн тонналык яңа этилен комплексы проектын гамәлгә ашыру.
«КАМАЗ»да производствоны тулысынча модернизацияләү һәм дөнья стандартларына җавап бирә торган перспективалы автомобильләр төркемен булдыруга күчү программасы гамәлгә ашырыла.
Казан Вертолет заводы җиңел һәм авыр вертолетлар сегментында яңа модельләр чыгарырга әзерләнә.
Горький исемендәге заводта Хәрби диңгез флоты өчен заманча тиз йөрешле пассажир суднолары һәм кораблары төзелә.
Республиканың инновацияле үсешен без «Кама Кристалл Технолоджи» компаниясенең синтетик якут җитештерү проекты, «КАПО-Композит» композиция агрегатлары эшләү һәм җитештерү буенча компетенцияләр үзәге, шулай ук «КЗСК-Силикон» кремний-органик продукциясе җитештерү комплексы кебек яңа технологияләр файдаланучы заманча предприятиеләр булдыру белән бәйлибез.
Киләсе 10 елга республика икътисадының төп үсеш ноктасы буларак Кама инновация территориаль-җитештерү кластеры билгеләнде.
Кластерның инновация проектларын тормышка ашыру сәнәгать производствосының күләмен өчләтә үстерергә һәм аны 2 трлн сумга җиткерергә мөмкинлек бирәчәк.
Әлеге максатка ирешү өчен социаль, транспорт, энергетика һәм инженерлык инфраструктураларының тизләтелгән үсешен тәэмин итәргә кирәк.
«Алабуга» махсус икътисадый зонасы Татарстан икътисады үсешендә мөһим роль уйный. Аның территориясендә 13 заманча завод эшли, 70 млрд сумнан артык инвестицияләр кертелде, 4,5 мең эш урыны булдырылды.
Монда беренче чиратта читтән кертелә торган товарларны алмаштыруга юнәлтелгән югары технологияле продукция җитештерелә. Болар – автомобилләр, җылылык изоляцияләү продукциясе, МДФ плиталары, табаклы пыяла, пыяла җепселле материаллар һәм башка товарлар.
Якын арада әле тагын яңа 5-6 производство ачылачак.
Шул ук вакытта ел саен Татарстанга кимендә 350 млрд сумлык продукция кертелә.
Кайбер товарлар бүген республикада җитештерелми, ә күбесе үзебезнең тулысынча файдаланылмый торган производстволарыбыз була торып та читтән кертелә.
Безгә читтән кертелә торган товарларның һәрбер төренә җентекле анализ ясарга һәм аларны республика территориясендә җитештерүне оештыру турында тәкъдимнәр әзерләргә кирәк. Бу тәкъдимнәр читтән кертелә торган товарларны алыштыру буенча тармак программаларында чагылыш табарга тиеш.
Әлеге эштә Фәннәр академиясе һәм фәнни-тикшеренү оешмалары, үзләренең тикшеренүләрендә һәм эшләнмәләрендә читтән кертелгән товарларны алыштыру технологияләре һәм продуктлары булдыруга басым ясап, катнашырга тиеш.
Дәүләт органнарына һәм муниципаль органнарга, товар сатып алганда, беренче чиратта шулай ук җирле һәм үз товар җитештерүчеләребез продукциясенә игътибар биреп, үз эшчәнлегенә анализ ясарга кирәк.
Республиканың киләчәк үсеше өчен яңа үсеш нокталарын актив формалаштыру зарур. Иң беренче чиратта, бу – IТ-сектор.
Иннополис шәһәре Россиянең югары квалификацияле белгечләр әзерләү, алга киткән IТ-технологияләр булдыру һәм аларны коммерцияләштерү үзәге булырга тиеш.
Киләсе ел башында без кирәкле барлык инфраструктурасы булган беренче комплексны эшләтеп җибәрәчәкбез.
Илебезнең киләчәктә инновацияле үсешен тәэмин итү өчен Иннополиска югары технологияле әйдәүче компанияләрне җәлеп итү – безнең бурычыбыз.
Нанотехнологияләр – әһәмиятле өлкә. Республикада елына 40 млрд сумнан артыграк күләмдә нанопродукция җитештерелә. Бу күрсәткечне икеләтә арттырырга кирәк.
Моңа нанотехнологияләр фәнни-җитештерү кластерын формалаштыру ярдәм итәчәк. Аның кысаларында кече инновация предприятиеләре төзеләчәк.
Фармацевтика сәнәгате – тагын бер перспективалы юнәлеш.
Республикада нык үскән химия сәнәгате, әйдәүче фәнни һәм мәгариф үзәкләре, фармацевтика сәнәгате предприятиеләре бар.
Стратегик партнерлар җәлеп итү буенча булган мөмкинлекләрне файдаланырга һәм эшне активлаштырырга кирәк.
Тулаем икътисад өчен синергетик нәтиҗә бирергә мөмкин булган биотехнологияләрне үстерү яңа күтәрелеш ноктасы булырга тиеш.
Бу юнәлешкә аеруча игътибар итәргә кирәк.
Инновацияле икътисад булдыру күпчелектә предприятиеләребез алдында торган фәнни-техник бурычларны хәл итәргә сәләтле инжиниринг үзәкләрен үстерүгә бәйле.
Республикада «КАИ – ЛАЗЕР» үзәге һәм «Эйдос» Медицина Фәне Үзәге ачылды инде. Ел ахырында Химия технологиясе өлкәсендә үзәк ачу планлаштырыла.
Болар барысы да эшнең башы гына әле. Биотехнология, робототехника, прототиплаштыру, цифрлы металл кою өлкәсендә үзәкләр булдыру буенча эшне дәвам итәргә кирәк.
Хөрмәтле депутатлар!
Хезмәт җитештерүчәнлеген һәм энергиянең нәтиҗәле файдаланылуын арттыру – безнең конкурентлыкка сәләтле булуыбызның алшарты.
Бүген әлеге күрсәткечләр буенча без көнбатыш илләреннән бер ярым – ике тапкырга калышабыз.
Нефть химиясе һәм машиналар төзү комплексларында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча кабул ителгән программа әлегә сизелерлек нәтиҗәләр бирми.
Әлеге эштәге җитешсезлекләрне бетерү таләп ителә. Безгә конкрет нәтиҗәләр кирәк.
Җитештерү өлкәсендә, бигрәк тә ТКХ һәм бюджет секторында, энергиянең нәтиҗәле файдаланылуын арттыруда энергияне сакчыл тоту буенча дәүләт программасының тормышка ашырыла торган чаралары нәтиҗәлелегенә аеруча игътибар бирергә кирәк.
Тулаем алганда, республиканың төгәл формалаштырылган дәүләт сәнәгать сәясәте булдырылырга тиеш.
Ел дәвамында безгә «Сәнәгать сәясәте турында» Федераль закон проекты нигезләмәләрен исәпкә алып, тиешле программа эшләргә кирәк булачак.
Бүген барлык илләр һәм төбәкләр инвестицияләр өчен көрәшә. Бу – икътисадны үстерүдә гаять әһәмиятле этәргеч.
Быел республикабыз Россия төбәкләрендә инвестиция климаты торышына милли рейтинг уздыру нәтиҗәләре буенча бизнес өчен аеруча уңай инвестиция шартлары тудырган Россия Федерациясе субъектлары арасында беренче бишлеккә керде.
Шулай да инвестиция климатын яхшырту өчен безгә бик күп хезмәт куярга кирәк әле. Әлеге эш системалы рәвештә алып барылырга тиеш.
Кече һәм урта бизнесны үстерү инвестиция климатының мөһим күрсәткече булып тора. Эшкуарлыкка ярдәм итү – безнең эшебездә әһәмияткә ия булган өстенлекле юнәлеш.
Ел саен әлеге максатларда без 2 млрд сумнан артык акча тотабыз.
Республикада кече һәм урта бизнеска финанс ярдәменең «Лизинг-грант», гарантия һәм микрофинанс фондлары, максатчан субсидияләр бирү кебек төрләре һәм башка программалар эшләп килә.
Шулар нигезендә соңгы 3 елда гына да 8,5 меңнән артык яңа эш урыны булдырылды.
Кече һәм урта бизнесны үстерүгә эшкуарлыкка ярдәм итү инфраструктурасы зур өлеш кертә.
Республикада төзелгән технопарк структуралары нәтиҗәле эшли.
Бүген безнең алда муниципаль берәмлекләрдә сәнәгать мәйданчыкларын үстерү бурычы тора.
Шундый егерме ике мәйданчык булдырылды инде. Теләче, Лаеш, Биектау, Актаныш һәм Саба районнарында сәнәгать парклары моның күркәм үрнәге булып тора.
Шуның белән бергә, күп кенә муниципалитетлар әлеге эштә сүлпәнлек күрсәтә. Безгә резидентлар җәлеп итү буенча эшне активлаштырырга, әлеге мәйданчыкларның тулы көченә эшләвен тәэмин итәргә кирәк.
Финанс ресурсларының чикләнгәнлеге шартларында дәүләт-хосусый партнерлыгы механизмнары мөһим роль уйный, ләкин алар республикада әлегә киң кулланыш тапмады.
Татарстанда эре масштаблы инвестиция проектлары: СМАРТ Сити Казан, «Европа – Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт коридоры һәм Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәге төзү проектларын гамәлгә ашыру белән бәйле рәвештә Дәүләт-хосусый партнерлыгы практикасын үстерүнең әһәмияте тагын да арта.
«Мәскәү-Казан» югары тизлектәге тимер юл магистрален төзү проекты стратегик әһәмияткә ия.
Хөрмәтле депутатлар!
Бүген безнең алда азык-төлек куркынычсызлыгы белән бәйле яңа бурычлар да тора.
Авыл хуҗалыгы ул – икътисадның мөһим бер тармагы гына түгел, ә яшәү рәвеше дә. Без һәрвакыт авылга ярдәм итеп килдек һәм ярдәм итәчәкбез дә.
Соңгы биш елда агросәнәгать комплексына федераль һәм республика бюджетларыннан 100 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелде.
Моннан тыш, авылларга ярдәм итү буенча республика программалары тормышка ашырыла. Юллар салу, фельдшерлык-акушерлык пунктлары, авыл клублары, универсаль спорт мәйданчыклары, полиция участковыйлары өчен терәк пунктлар төзү, урамнарны яктыртуны кире кайтару, «Чиста су» программалары шундыйлардан.
Безнең агрохолдинглар эре инвестиция проектларын тормышка ашыруны дәвам итә. Бу – «Агросила Групп»та кош ите җитештерү буенча яңа производство булдыру, «Кама Беконы»нда җитештерү күләмен икеләтә арттыру, «Ак барс» холдингта үзләре эшкәртеп ит һәм сөт продукциясен эшләп чыгаруны арттыру, Россиядә кәҗә сөте җитештерү буенча иң эре комплекс төзү, илебездә иң күп яшелчә җитештерүче «14» компаниясендә теплица хуҗалыгын киңәйтү.
Агрохолдингларны үстерү белән беррәттән, гаилә фермаларын, шәхси хуҗалыкларны, шулай ук хуҗалык итүнең башка кече формаларын үстерүгә аеруча зур игътибар бирергә кирәк.
Республикада авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен үзләренең продукцияләрен кулланучыларга турыдан-туры сатарга мөмкинлек бирүче структуралар булдырыла.
Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә агросәнәгать парклары эшләп килә.
Безнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен бердәй сәүдә маркасы булдыруны да кертеп, берләштерелгән технология чылбырын формалаштыру агросәнәгать комплексы үсешенең мөһим юнәлеше булып тора.
Моннан тыш, сәүдә челтәрләрендә Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең санын арттырырга кирәк.
Республикада җитештерелә торган продукциянең сыйфаты куелган таләпләргә җавап бирергә тиеш.
Ләкин сәүдә челтәрләре дә үз чиратында җирле җитештерүчеләр продукциясенең кибетләргә үтеп керү юлын җиңеләйтергә тиеш.
Республика Хөкүмәте, монополиягә каршы көрәшү һәм күзәтчелек органнары белән бергәләп, конкуренция принциплары бозылу очракларын ачыклауга нык игътибар итәргә һәм тиешле чаралар күрергә тиеш.
Авыл хуҗалыгы җитештерүе өлкәсендә, гомумән алганда, конкуренция үсәчәк. Безнең бурычыбыз – яңа технологияләр кертү юнәлешендә эшләү.
Биредә фәннең роле аеруча зур. Агросәнәгать комплексы өлкәсендә барлык тикшеренүләребез, уйлап табуларыбыз һәм инновацияләр конкрет гамәли характерда булырга тиеш.
Халык сатып алырлык һәм яшәү өчен бөтен уңайлыклары булган торак төзү өлкәсендә дә хәл итәсе бурычларыбыз бар әле.
Яңа кабул ителгән «Россия гаиләләре өчен торак» программасы кысаларында эконом-класслы бер ярым млн кв.метр торак төзү планлаштырыла.
Моннан тыш без күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау, гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерү, социаль ипотека системасын үстерү һәм аренда торагы төзү буенча эшне дәвам итәбез.
Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү өчен инвестиция программаларын озак вакытка исәпләнгән планлаштыруга күчүне тәэмин итәргә кирәк.
Моннан тыш, торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфат стандартларын кертү, түләүләрнең халыкка аңлаешлы булуын тәэмин итү дә бик мөһим.
Хөрмәтле депутатлар!
Инновацияле икътисадны формалаштыруда һәм үстерүдә кеше факторы зур урын тота. Биредә төп роль мәгариф системасына бирелә.
Аның төп бурычы – республика һәм илебезнең тизләтелгән инновацион үсешен тәэмин итәргә сәләтле киләчәк буынны тәрбияләү.
«Киләчәк-Будущее» үсеш стратегиясе безгә тармакның матди базасын шактый яхшыртырга, аны кадрлар белән тәэмин итүне үстерергә, укытуда заманча методикалар кертергә, электрон мәгариф системасын формалаштырырга мөмкинлек бирде.
Күрелә торган әлеге чаралар балалар бакчасыннан алып югары уку йортларына кадәр, бөтен баскычларда укытуның сыйфатын яхшырту өчен тиешле шартлар тудырырга булыша.
Соңгы 5 елда республикада мәктәпкәчә учреждениеләрдә 34 меңгә якын яңа урын булдырылды, 200 дән артык яңа, шул исәптән 35 шәхси балалар бакчасы ачылды.
Шуның белән бергә, мәктәпкәчә әзерлекнең сыйфаты мәктәптә, аннары югары уку йортларында белем бирүнең яңа бурычларына туры килерлек булуын тәэмин итү зарур.
Татарстан укучыларының бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда җиңүләре аеруча сөендерә.
Бишенче ел инде республикабыз олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призлы урыннар яулаучылар саны буенча Россия төбәкләре арасында беренчеләр рәтендә.
Бу, иң беренче чиратта, безнең укытучыларыбызның тырышлыгы нәтиҗәсе.
Әле бу көннәрдә генә конкурс уздыру тарихында беренче тапкыр Россиянең иң яхшы укытучысы исеменә Татарстан педагогы лаек булды.
Ләкин шул ук вакытта әле безнең барлык мәктәпләребез дә югары күрсәткечләре белән мактана алмый. Аерым очракларда укучыларның мәктәпкә алган белемнәре чыгарылыш имтиханнарын уңышлы бирү өчен дә җитәрлек түгел.
Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнүнең сыйфаты өчен җаваплылык еш кына ата-аналарга һәм репетиторларга йөкләнә. Мондый караш бетерелергә тиеш.
Мәгариф өлкәсе белән идарә итүнең барлык баскычларында методик эшне көчәйтергә, педагогларны әзерләү һәм аларга яңадан һөнәри әзерлек бирү мәсьәләләренә кагылышлы җитди эш уздырырга кирәк.
Белем туган телдә бирелә торган уку йортлары челтәрен саклап калу эшенә дә зур игътибар бирәбез.
Бу өлкәдә заманча технологияләрне активрак кулланырга һәм укытучыларның квалификацияләрен күтәрергә кирәк.
Акыллы һәм фикерле яшьләр киләчәктә тормышларын республикабыз белән бәйләсен өчен аларга үзләренең белемнәрен һәм мөмкинлекләрен ачарга барлык шартларны да тудырырга кирәк.
«Перспектива» программасы, шулай ук сәләтле балалар өчен булдырылган учреждениеләр шул исәптән әлеге максатларга да юнәлдерелгән.
Бүгенге көндә республиканың әйдәүче югары уку йортлары белән үзара хезмәттәшлектә шундый 16 оешма эшләп килә. Киләчәктә А.Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт технология университеты каршында инженерлык лицей-интернаты һәм Казан шәһәрендә татар гимназия-интернаты ачу нияте бар.
Татарстан сәләтле яшьләрне тартып торучы үзәк булырга тиеш.
Һөнәри белем бирүне үстерүгә яңача караш булдырырга кирәк. Бу эшне мәктәптән үк башлау отышлы булачак.
Һөнәр сайлауга юнәлеш бирү эшен системага салырга, укучылар өчен үзләрен «билгеле бер һөнәрдә сынап карау» мөмкинлеге тудырырга кирәк.
Дәүләт өчен генә түгел, бизнес өчен дә бу – зур җаваплылык зонасы.
Республикада мондый хезмәттәшлеккә уңышлы мисаллар бар: «Татнефть» компаниясендә өзлексез һөнәри белем бирү системасы эшләп килә, Зеленодольск суднолар төзү заводы КМТТУ-КАИ белән берлектә Кораблар төзү үзәге оештырды, «Түбән Кама Нефтехим»да КМТТУ-КАИ белән берлектә һөнәри белем бирүне ике уку йортында алып бару системасы кертелде.
Моннан тыш, без республикада 25 ресурс үзәге булдыру турында карар кабул иттек. Шуларның 5 се эшли башлады инде.
«Алабуга» махсус икътисадый зонасы тәҗрибәсен киңрәк кулланырга кирәк: биредә предприятиеләрнең кадрларга кагылышлы мәсьәләләрен хәл итүче махсус агентлык булдырылган.
Тулаем алганда, хезмәт кешесе, һөнәрле кешенең абруен, дәрәҗәсен күтәрү әһәмияткә ия.
Республикада узган WorldSkills Russia икенче милли чемпионаты әлеге өлкәдә зур мөмкинлекләр барлыгын күрсәтте.
Татарстан 2019 елда халыкара чемпионат уздыруны дәгъвалый. Әлеге киң масштаблы чара республикабызда һөнәри әзерлек системасын үстерүгә мөһим этәргеч бирер, яшьләр арасында эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрүгә булышыр.
Әйдәүче югары уку йортларыбыз – федераль университет һәм фәнни-тикшеренү эше белән шөгыльләнүче ике университет зур үсештә: яңа перспективалы институтлар һәм лабораторияләр ачыла, халыкара дәрәҗәдә галимнәр һәм белгечләр эшкә җәлеп ителә, дөньяның иң яхшы фәнни-мәгариф үзәкләре белән хезмәттәшлек көннән-көн киңәйтелә. Күптән түгел генә КМТТУ-КАИда урнашып эшчәнлек алып барачак Германия-Россия яңа технологияләр институты ачылды.
Бу эшне дәвам итәргә кирәк.
Мәгариф өлкәсендә әйдәп бару һәм кешенең мөмкинлекләрен ачар өчен барлык шартларны тудыру – безнең бурычыбыз ул.
Хөрмәтле депутатлар!
Соңгы елларда республикабызда сәламәтлек саклау системасын үстерү юнәлешендә күп эшләр башкарылды.
Тармакны модернизацияләү югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүне һәм аның төрләрен арттырырга мөмкинлек бирде.
Трансплантология, кардиохирургия һәм онкологиядә билгеле бер уңышларга ирешелде.
Һәрбер гражданга медицина ярдәменең махсус төрләреннән файдалану мөмкинлеген тәэмин итү эшен туктатмаска кирәк.
Әлеге этапта авыруларны иртә ачыклау гаять мөһим.
Беренчел звеноны үстерү, яңа технологияләр кертү эшен дәвам итәргә, диспансеризация ресурсын киңрәк файдаланырга һәм халыкның әлеге процесста активрак катнашуын тәэмин итәргә кирәк. Әлеге эштә массакүләм мәгълүмат чаралары һәм эш бирүчеләр катнашырга тиеш.
Тармактагы кадрлар кытлыгы борчу тудыра. Быел авыл җирлекләренә кадрлар җәлеп итү өчен кайбер чаралар күрелде. Бу эшне тагын да дәвам итәчәкбез.
Сәламәтлек саклау өлкәсе өчен белгечләрне максатчан әзерләүгә һәм табибларны дәүләт сәламәтлек саклау учреждениеләренә җәлеп итүгә аеруча игътибар бирергә кирәк.
Соңгы елларда республикада физик культура һәм спортны үстерү өчен күп нәрсә эшләнде.
Казан үзенең спорт башкаласы булуын тагын бер кат исбатлады. Универсиаданы уңышлы уздырганнан соң, Спортның су төрләре буенча 2015 елгы дөнья чемпионатына әзерләнәбез. Аны да без югары дәрәҗәдә үткәрергә тиеш.
Республиканың спорт инфраструктурасына хәзерге вакытта 10 меңгә якын спорт объекты, 120 ябулы заманча комплекс керә. Аларны нәтиҗәле кулланырга кирәк.
Массакүләм спортны үстерүдә киләсе уку елыннан ГТО комплексын яңадан кертү турында карар кабул ителү дә үз ролен уйнарга тиеш.
Халык сәламәтлеген яхшыртуга бу яхшы этәргеч бирер, дип уйлыйм.
Спортның уен төрләрендә һөнәри клублар эшчәнлегенә аерым тукталасым килә. Үзебезнең спорт резервын әзерләүдә алар сүлпәнлек күрсәтә.
Карашларны үзгәртергә кирәк. Легионерлар чакыруга түгел, ә үз спортчыларыбызны әзерләүгә өстенлек бирелергә тиеш.
Республика «үз» чемпионнары белән горурланырлык булсын!
Татарстан елдан-ел туристларны җәлеп итәрдәй кызыклы төбәккә әверелә бара. Узган ел республикада ике миллионнан артык кеше булып китте.
Безгә кунакчыллык, сервис һәм хезмәт күрсәтү индустриясен, шул исәптән Туристлык һәм кунакчыллык өлкәсен үстерү программасы кысаларында да, активрак эшләтергә кирәк.
Бу – күптән түгел оештырылган Туристлык буенча дәүләт комитеты бурычы.
Хөрмәтле депутатлар!
Соңгы елларда республикада коррупциягә каршы көрәшү чаралары активлашу күзәтелә.
Шул ук вакытта, киң яңгыраш алган бер төркем эш булуга да карамастан, халык фикеренчә, коррупция бездә аеруча кискен мәсьәлә булып кала бирә. Сүз, шул исәптән, көнкүреш коррупциясе турында да бара.
Шуны да онытмаска кирәк: ришвәт алучы булгач, ришвәт бирүче дә була.
Халык арасында коррупциягә тискәре караш булдыру, коррупция сәбәпләрен һәм аны китереп чыгаручы шартларны бетерү эшен дәвам итәргә кирәк.
Гражданнарның түрәләр белән турыдан-туры аралашуын чикләү аша коррупциягә каршы үтемле көрәшеп була.
Халыкта зур популярлык казанган электрон хезмәт күрсәтүләр бу эшкә ярдәм итә. Быел 14 млн хезмәт күрсәтелде.
«Халык контроле» системасы да үзенең нәтиҗәле булуын күрсәтте, аның ярдәмендә гражданнар реаль вакыт режимында гаризалары каралу эшенең барышын күзәтә ала.
Электрон хезмәт күрсәтүне алга таба да үстерү гаять мөһим.
Киләсе этап – Татарстан Республикасында норматив хокукый актлар проектлары буенча җәмәгатьчелектә фикер алышу сервисын гамәлгә кую.
Яңа заман таләпләре дәүләт идарәсенә яңача караш булдыруны сорый.
Республикада гамәлдә булган хакимият институтлары вакыт сынавын узды. Моның шулай булуы, дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегенә федераль дәрәҗәдә бирелгән бәяләмә нигезендә Татарстанның алдынгылар сафында булуы белән раслана.
Дәүләт һәм муниципаль идарә нәтиҗәлелеген арттыру шулай ук кадрлар әзерләү, аларны яңадан әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү белән дә бәйле. Бу эш дәвам иттереләчәк.
Дәүләт органнарының кадрлар составы һәм структурасы заман таләпләренә җавап бирергә тиеш.
Хөрмәтле депутатлар һәм утырышта катнашучылар!
Хөрмәтле татарстанлылар!
Без үзгәрешләр заманында яшибез. Үз алдына анык максат куючылар һәм, бернигә дә карамыйча, шуңа таба баручылар уңышка ирешә.
Нәкъ менә куелган максатларга ирешү республикабызга Россия Федерациясе субъектлары арасында алдынгылыкка чыгу мөмкинлеге бирде.
Сезнең кулыгызда – ирешкән уңышларыбыз һәм тормышка ашырылучы проектлар турында тулырак мәгълүмат бирүче Йомгаклау җыелма басмасы.
Татарстанның үсешенә илебез Президенты Владимир Владимирович Путин тарафыннан бирелгән югары бәя горурлык хисләре тудыру белән бергә, безнең алга бик күп бурычлар да куя.
Без конкурентлыкка сәләтле булырга, шуның нәтиҗәсендә алга таба гражданнарыбызның тормыш сыйфатын күтәрүне тәэмин итәргә тиешбез.
Республиканың 2030 елга кадәр үсеш стратегиясе нәкъ менә шуңа юнәлтелергә тиеш. Бу стратегиядә традицияләр дәвамчанлыгы белән бергә амбицияле максатлар һәм бердәм командада эшләү кебек безнең өчен төп принцип чагылыш таба.
Хөрмәтле депутатлар!
Безне алда бик зур эшләр көтә. Куелган максатларга бергәләп ирешик. Бердәмлектә – көчебез!
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!