Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Копенгагенга килде

2014 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Копенгагенга (Дания Корольлеге) ике көнлек эш визиты белән килде.

Дания башкаласына сәфәре кысаларында (9-10 октябрь 2014 ел) Рөстәм Миңнеханов сәнәгать компанияләре җитәкчеләре белән берничә эшлекле сөйләшүләр үткәрәчәк. Аерым алганда, "Данфосс", "Хальдор Топсе" һәм башка компанияләр җитәкчелеге белән очрашулар планлаштырылган.

Моннан тыш, Дания чит эшләр министрының тышкы сәүдә буенча урынбасары Сьюзанна Хюлделунд белән эңгәмә уздыру каралган.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Gehl Architects компаниясе директоры Генриетта Вамберг белән очрашачак, Копенгагенның шәһәр мохитен үзгәртү өлкәсендә инфраструктура тәҗрибәсенең презентациясендә катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International