"Данфосс" компаниясе һәм Татарстан хезмәттәшлекне дәвам итәчәкләр

2014 елның 11 октябре, шимбә

"Данфосс" компаниясе һәм Татарстан Республикасы үзара хезмәттәшлекне дәвам итәргә һәм ныгытырга ниятлиләр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Данфосс" (Дания) компаниясе җитәкчелеге белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Копенгагенга эш сәфәре кысаларында уздырылды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, "Данфосс" компаниясенең Россиядә эшләү тәҗрибәсе зур, ә Татарстан белән аны күп елларга сузылган тыгыз һәм уңышлы мөнәсәбәтләр бәйли.

Бүгенге очрашу кебек очрашулар киләчәктә дә уртак проектларны әзерләргә һәм гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк, дип ышаныч белдерде Татарстан Президенты, без Данияне һәм аның компанияләрен озак сроклы хезмәттәшлек партнерлары дип саныйбыз.

Үз чиратында "Данфосс" президенты һәм башкарма директоры Нильс Кристиансен билгеләп үткәнчә, ул шулай ук Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлектән канәгать. "Без Татарстан территориясендә үз проектларыбызны гамәлгә ашырырга телибез", - диде ул.

Нильс Кристиансен шулай ук хәбәр иткәнчә, компания үз җитештерүләрен Россиядә локальләштерү дәвам итәчәк. Аерым алганда, хәзер Түбән Новгородта яңа завод төзү проекты эшләнеп килә.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары өчен "Данфосс"ның Россиядәге яңа проектларын тәкъдир иттеләр. Соңгы елларда Россиягә инвестицияләр 80 млн. евро тәшкил иткән, аларның Россиядәге предприятиеләрендә эшләүчеләр саны 1 мең кешегә якын. Шуннан соң Нахабинодагы (Мәскәү өлкәсе) җитештерү-административ комплексы эше турында җентекләп сөйләделәр.

Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында компания җитәкчелегенә "Алабуга" махсус икътисадый зонасы территориясендә бизнес алып бару шартларын өйрәнүне тәкъдим итте. Ул компания вәкилләрен "Алабуга" МИЗны җентекләп өйрәнү өчен Татарстанга чакырды.


Белешмә өчен:

Казанда 2014 елның маенда энергияне сак тоту технологияләре буенча уртак конференция уздырылды, аның кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән «Данфосс» компаниясе арасында хезмәттәшлек турында килешүгә имза салынды.

ТКХ һәм төзелеш, шулай ук сәнәгать һәм энергетика өлкәсендә җылылык белән тәэмин итүне яңарту буенча кайбер проектлар әзерләнде; КДЭУ һәм башкалар белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.

Татарстанда «Данфосс» җитештерү җайланмалары белән 1,5 мең объект җиһазландырылды; Универсиаданың төп спорт объектлары (энергияне сак тоту җайланмалары) тәэмин ителде.

Республиканың әйдәүче предприятиеләрендә (ТАИФ ФҖЗ, «Түбән Кама шина», «Түбән Кама нефть химиясе», «Аммоний» ААҖ һәм башкалар) электр энергиясен куллануны киметү буенча «Данфосс» технологияләре кертелгән.

«Алабуга» МИЗдагы кайбер резидент предприятиеләрнең җитештерү биналарына «Данфосс» җайланмалары куелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International