Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «АВТОВАЗ» ААҖ президенты Бу Инге Андерссон белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнаштылар.
Рөстәм Миңнеханов һәм Бу Андерссон ил автопромы үсеше мәсьәләләре, шулай ук «АВТОВАЗ» ААҖ автомобильләре линиясе турында фикерләштеләр.
Очрашу алдыннан Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинеты бинасы каршында куелган «АВТОВАЗ» ААҖ җитештерүче автомобильләрнең яңа модельләре белән танышты (Sport комплектациясендә LADA Granta). Татарстан Республикасы Президенты авто эчен карады, аның техник сыйфатлары белән танышты һәм Казанның үзәге буйлап машинада йөреп карады.