Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Кытай Халык Республикасының Хунань провинциясе вице-губернаторы Ли Юджи әфәнде белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, Россия кулланучылар күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, Кытай делегациясе әгъзалары катнашты.
Кунакларны сәламләп, Илдар Халиков аларга Казанга килүләре өчен рәхмәт белдерде һәм халыкара хезмәттәшлекне үстерү буенча Татарстан бик актив урынны тота, шул исәптән Кытай Халык Республикасы белән, дип ассызыклады.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы кыскача республиканың үсеше турында сөйләде, медицина һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышларга аерым тукталды.
Очрашу барышында анда катнашучылар Татарстан һәм Хунань провинциясе хезмәттәшлеге перспективалары хакында фикер алыштылар.
Түбән Новгородтагы конференция кысаларында түгәрәк өстәлләрдә нотыклар белән Иннополисны җитәкләүче Татарстан Республикасы вице-премьеры Роман Шәйхетдинов, Иннополис Университеты ректоры Александр Гасников һәм Иннополис Университетының академик сәясәт һәм югары белем бирү идарәсе проректоры Евгений Бобров чыгыш ясаячаклар.
Татарстан Республикасында сабан культураларын чәчү актив фазада бара. Бүгенгә 1 млн. 38 мең га чәчелгән, бу планнан 61%.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.