Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә указ имзалады.
2014 елның 17 октябереннән ПУ-992 номерлы Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Якупов Линар Гәбделнур улы Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгының җитәкчесе вазыйфасыннан азат ителгән.
2014 елның 17 октябереннән ПУ-993 номерлы Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Миңнуллина Талия Илгиз кызы Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе вазыйфасына билгеләнгән.
Мәгъләмат өчен:
Линар Якупов 2011 елның июнь аеннан ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе булды.
Талия Миңнуллина бүгенге көнгә хәтле Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаментының дәүләт хезмәтен үстерү бүлеге башлыгы булып эшләде.