Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков Казанда спортның су төрләре буенча 2015 елгы XVI дөнья чемпионатын әзерләү һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышын уздырды
2014 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе
ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген Казанда спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына һәм “Мастерс” категориясендә спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышын уздырды.
Бу чара ТР Хөкүмәте йортында узды, анда дөнья чемпионатын оештыру белән шөгыльләнүче министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.
Утырышта оештыру мәсьәләләре, спорт программасын әзерләү, шулай ук ярышларны финанслау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Төп докладны “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” автоном коммерциячел булмаган оешманың генераль директоры Азат Кадыйров ясады. Ул искә төшергәнчә, 2014 елның 17 сентябрендә Россия спорт министры Виталий Мутко җитәкчелегендә 2015 елда Казанда спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына һәм “Мастерс” категориясендә спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышы узды. Спорт программасы, спорт һәм тренировка объектлары исемлеге, ярышларда катнашучылар һәм кунакларныңд килү-китү концепциясе, чемпионат логотибы расланды.
Искә төшерәбез, 2015 елда Казанда спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты һәм “Мастерс” категориясендә спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты Россиядә беренче тапкыр булачак.
Казанда спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты 2015 елның 24 июленнән 9 августына кадәр узачак. Ярышларда 2,5 мең спортчы, 2 мең рәсми затлар катнашачак, дөньяның 180-185 иленнән вәкилләр киләчәк. Спортның 6 төре буенча 71 комплект бүләк уйнатылачак. Хәзерге вакытта спорт программасы спортның 6 төрен үз эченә ала – болар йөзү, синхрон йөзү, ачык суда йөзү, суга сикерү, суда туплы уен, хай-дайвинг.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстанда 2026 елның 1 февраленә газ өчен срогы чыккан бурыч 226 млн сум тәшкил итә, идарәче компанияләрнең җылылык энергиясе өчен бурычы 158,9 млн сум тәшкил итә
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю статистикасы һәм түләү дисциплинасы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз