Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Россия төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру” форумы эшендә катнаша
2014 елның 28 октябре, сишәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Санкт-Петербургта “Россия төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру” XII Бөтенроссия форумында катнаша.
Форум 2002 елдан һәр ел саен уздырыла һәм стратегик планлаштыру алымнары һәм механизмнары, Россия төбәкләрен һәм шәһәрләрен үстерүнең комплекслы проектларын һәм стратегик планлаштыруны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен төп мәйданчык булып санала.
Форумны РФ Дәүләт Думасы, РФ Региональ үсеш министрлыгы, РФ Финанслар министрлыгы, РФ Икътисади үсеш министрлыгы, Санкт-Петербург Хөкүмәте, “Стратегик тикшеренүләр үзәге” фонды, “Леонтьев үзәге” Халыкара социаль-икътисадый тикшеренүләр үзәге оештыра.
Бу чараның төп максаты – шәһәрләр һәм төбәкләр арасында тәҗрибә алмашу, стратегик планлаштыру лидерлары белән стратегик планнарны эшләүне һәм гамәлгә куюны тоткарлаучы факторлар хакында фикер алышу.
2014 елгы форумның төп темасы: “Стратегияләрне яңарту һәм максатларны яңарту”. Бу теманы сайлау, беренчедән, глобаль икътисади тотрыксызлык, яңа глобаль кризисның күп төрле билгеләре ачыклану белән, икенчедән, Россия икътисадының үсә барган структура кризисы белән бәйле.
Быел форум мәйданчыгында Татарстан катнашында ике чара уза: республика вәкилләре “Планнар һәм чынбарлык”темасы буенча узган пленар утырышта катнаша (28 октябрь), бүген шулай ук "Стратегия-2030" проекты һәм Леонтьев үзәге белән хезмәттәшлек кысаларында “Татарстанның үсеш стратегияләре өстенлекләре” темасы буенча түгәрәк өстәл уза.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Елена Бритвина
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстанда 2026 елның 1 февраленә газ өчен срогы чыккан бурыч 226 млн сум тәшкил итә, идарәче компанияләрнең җылылык энергиясе өчен бурычы 158,9 млн сум тәшкил итә
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю статистикасы һәм түләү дисциплинасы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз