Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың хокук саклау структуралары җитәкчеләре белән атналык координацион киңәшмә уздырды, анда Татарстан Республикасында иминлекне һәм хокук тәртибен саклауга багышланган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов резонанс җинаятьне – акча даулау өчен Казанда яшәүче хатын-кызны урлауны оператив рәвештә ачкан хокук саклау органнары хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.
«Күп кеше күз алдында кылынган бу җинаять җәмәгатьчелек игътибарын аеруча җәлеп итте, - диде Татарстан Республикасы Президенты. – Аны кыска вакытта ачу аеруча әһәмиятле булды».
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республика кешеләре мондый җинаятьләрнең вакытында ачылуына ышанырга тиешләр, ә гаеплеләр һәрчак үз җәзасын алачак.
Татарстан Республикасы Президенты искә төшергәнчә, резонанс җинаятьләрне тикшерү һәрвакыт республика җитәкчелеге игътибарында булды һәм булачак.
Шулай ук бүгенге киңәшмә барышында Татарстан Президенты республикада узучы спорт һәм иҗтимагый чараларда тамашачылар иминлеген тәэмин итүнең мөһимлеген ассызыклады.
«Без хулиганнарны «безнекеләргә» һәм «сезнекеләргә» бүлмибез, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Һәр команданың стадионнарда хокук тәртибен бозучы әдәпсез җанатарлары шуны истә тотарга тиеш: республиканың хокук саклау органнары спорт бәйрәмнәре рухын бозарга теләгәннәргә һәрвакыт каршы торачаклар».
Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Президенты хокук саклау структураларына Казан «Рубины» белән Мәскәү «Спартагы» арасында футбол буенча узачак Россия Кубогының 1/8 финалы матчы барышында иминлекне һәм хокук тәртибен саклау өчен барлык законлы чараларны күрергә һәм алымнарны кулланырга кушты.