Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Болгарда ачык һавада төрки-татар язуларына багышланган яңа экспозиция булачак
2014 елның 29 октябре, чәршәмбе
Бүген Казан Кремлендә ачык һавада төрки-татар язуына багышланган экспозиция булдыру проекты турында, шулай ук ЮНЕСКО таләпләрен исәпкә алып аны гамәлгә кертү хакында фикер алыштылар.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев уздырды.
Экспозиция Болгар музей-саклаулык территориясендә, Болгар цивилизациясе музееның яңа бүлеге буларак оештырыла.Ул Елга вокзалы бинасы янында урнашачак.
“Бу ният бик яхшы. Аны гамәлгә ашыра алсак, бу мәдәниятебезгә керткән зур өлеш булыр”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев.
Экспозиция проекты белән ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов таныштырды. Экспонатларны алты бүлеккә бүлү ниятләнә: аларда рун, уйгур, гарәп язуы, латин графикасы нигезендәге язу, кириллица нигезендә татар алфавиты язуы үрнәкләре күрсәтеләчәк, борынгы төрки язуы, Идел-Кама Болгары һәм Жучи улусы, Казан, Кырым, Әстерхан, Себер, Касыйм ханлыкларының язма истәлекләре, XVIII гасыр-XX гасыр башында төрки-татар язулары һәм язма истәлекләр урын алачак. Барлык экспонатлар турында татар, рус, гарәп, инглиз телләрендә мәгълүмат урнаштырылачак. “Язма әдәбият тарихы яхшы өйрәнелгән булса да, әлегә беркайда да мондый музей юк”, - дип белдерде Рафаил Хәкимов.
ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин ассызыклаганча, әлеге проект Бөтендөнья мирас үзәге белән килештерелергә тиеш. “Мәдәни мирас объекты территориясендә теләсә нинди юридик эшләр тыелган, мәдәният һәйкәлләрен саклап калу буенча эшләр генә искәрмә булып тора. Шуңа күрә экспозициянең гамәлдәге ландшафтны үзгәртмәве мөһим. Аның гамәлдәге объектларга йогынтысы да булмавы зарур”, - дип басым ясады Айрат Сибагатуллин
Минтимер Шәймиев бу мәсьәләгә фикерен җиткереп, Елга вокзалы янында урын алачак язма әдәбият тарихы музее гамәлдәге тарихи һәйкәлләрнең визуаль кыяфәтенә йогынты ясамаячак, табигый ландшафтка берничек тә тәэсир итмәячәк, дип саный. Дәүләт Киңәшчесе яңа
объектны Болгар цивилизациясе музееның дәвамы буларак барлыкка китерүне кулай күрә. Минтимер Шәймиев аның урыны да бик шәп сайланганын билгеләп узды.
ТР Тарихи һәм мәдәни истәлекләрне торгызу буенча “Яңарыш” республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова идеянең искиткеч яхшы булуын, әмма аны тормышка ашыру җиңел булмаячагын шәрехләп үтте. “ЮНЕСКО комитетының соңгы утырышында кабул ителгән документта нәкъ менә безнең һәйкәл буенча яңа проектларны гамәлгә ашырудан, туристик инфраструктура үсешенннән тыелып торырга дигән пункт бар. Шуңа күрә, ни дисәң дә, безне ЮНЕСКО белән килештерү эшләре көтә”, - дип белдерде Т. Ларионова.
Киңәшмәдә катнашучылар эскиз проекты буенча фикер алышты. Ул авторлар тарафыннан агымдагы ел азагына кадәр “Татинвестгражданпроект” ДУП белән берлектә эшләнеп бетәчәк.
“Татар-информ” МА, ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстанда 2026 елның 1 февраленә газ өчен срогы чыккан бурыч 226 млн сум тәшкил итә, идарәче компанияләрнең җылылык энергиясе өчен бурычы 158,9 млн сум тәшкил итә
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю статистикасы һәм түләү дисциплинасы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз