Мәскәү банкы Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлекне үстерә

2014 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәү банкы идарәсе рәисе - президенты Михаил Кузовлев белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Россия банкының Идел-Нократ Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары – ТР Милли банкы идарәчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Кузовлев Мәскәү банкы белән Татарстан Республикасы хезмәттәшлеге мәсьәләләре, республика инфраструктурасы үсешендә банкның өлеше, Мәскәү банкының Казан филиалы алдына куелган төп максат һәм бурычлары турында фикер алышты. Моннан тыш, сөйләшүләр барышында кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү илкүләм программасы кысаларында юридик затларга кредит бирү темасы да күтәрелде. Ел башыннан алып Мәскәү банкының Казан филиалы кече һәм урта бизнеска биргән кредитлары ике тапкыр арткан.

Михаил Кузовлев белдергәнчә, якын киләчәккә банк планнары – Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә юнәлдерелгән инвестицион проектларны финанслау. Бу юнәлешләрне Мәскәү банкының Казан филиалы директоры итеп билгеләнгән Мәрьям Дәүләтшина гамәлгә куячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International