Академик Ренат Мөслимов Татарстанның һәм бөтен Россиянең нефть сәнәгатен торгызуга һәм үстерүгә бик зур өлеш кертте. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефтенең күренекле затына 80 яшь тулуга багышланган Казан федераль университетының Гыйльми һәм Попечительләр советларының тантаналы чарасы барышында хәбәр итте.
КФУның фәнни эшчәнлек буенча проректоры Данис Нургалиев, киңәшмәне ачып, ассызыклаганча, КФУ тарихында беренче мәртәбә Гыйльми һәм Попечительләр советларының уртак утырышы атаклы кеше юбилеенә багышлап уздырыла. Аннары Д.Нургалиев академик Ренат Мөслимовның биографиясен сөйләде.
«Бүген КФУ өчен генә түгел, Татарстан өчен дә - Россиянең тулаем нефть сәнәгате һәм нефть фәне өчен уникаль көн, - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты. - Ренат Мөслимов – республика нефть сәнәгатенең һәм нефть фәненең җанлы легендасы».
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Ренат Мөслимов кебек кешеләр республикада нефть тармагы казанышларын саклап калырга һәм киләчәктә нефть чыгару дәрәҗәсен дистә елларга саклап калырлык ресурс базасы булдырырга ярдәм итәләр.
Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, Ренат Мөслимов бер үк вакытта җитештерүне дә, фәнне дә чагылдыра. Моннан тыш, Р.Мөслимов кече нефть компанияләрен булдыруга зур өлеш кертте, бүген “Татнефть” ААҖнең Директорлар советында актив позиция били.
«Мин Ренат Мөслимовны 1997 елдан бирле беләм, шул заманнан алып бергә эшлибез, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Без мондый кешеләребез белән горурланабыз, бу – безнең байлык, илебез байлыгы!»
Татарстан Республикасы Президенты академик Ренат Мөслимовка озын гомер һәм республика файдасына хезмәт итүен теләде һәм «3 миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан» медален тапшырды.
КФУ проректоры Данис Нургалиев Ренат Мөслимовка КФУның атказанган профессоры дипломын тапшырды. Ул Ренат Мөслимов турында «Главный геолог» дигән китап бүләк итте – Татарстан Республикасы Президенты бер китапны юбилярга бирде.
Утырыш барышында Роснедр җитәкчесе Валерий Пак исеменнән котлау укылды, Ренат Мөслимовны «Татнефть» ААҖ гендиректоры Наил Маганов та котлады. Татарстан Фәннәр Академиясеннән Ренат Мөслимовка ТР ФА алтын медален тапшырды.
Ренат Мөслимов җавап телмәрендә Татарстан нефть сәнәгате үсешененең истәлекле мизгелләре турында сөйләде. «Мин бәхетле - мин геолог-нефтьче булып киттем һәм илнең иң алга киткән регионы Татарстанда эшләдем» - диде юбиляр.