Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков гражданнар оборонасы буенча бөтенроссия киңәшмәсендә катнашты
2014 елның 31 октябре, җомга
Бүген Сочида федераль башкарма хакимият органнары һәм Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимият органнары җитәкчеләре катнашында гражданнар оборонасы проблемаларына багышланган бөтенроссия киңәшмәсе узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Киңәшмә эшендә барлыгы федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге башкарма хакимият органнарының 300дән артык вәкиле, 11 федераль агентлык һәм ведомство башлыгы, шулай ук Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының территориаль органнары һәм оешмалары үзәк аппараты җитәкчеләре катнашты.
Бүген пленар утырыш һәм гражданнар оборонасын үстерү һәм камилләштерү буенча семинар барышында анда катнашучылар ил территориясендә гражданнар оборонасын оештыру һәм идарә итү проблемалары турында фикер алыштылар, гражданнар оборонасын камилләштерү һәм үстерү һәм заман таләпләрен исәпкә алып, халыкны яклау мәсьәләләрен карадылар. Гадәттән тыш хәлләр министрының беренче урынбасары Сергей Шляков, министр урынбасары Владимир Степанов, башкарма хакимият органнары һәм оешмалары җитәкчеләре чыгыш ясадылар.
Шулай ук киңәшмә кысаларында «Имеретинский» йөк портында зур күләмле тактик-махсус өйрәнүләр узды, аның төп бурычы заманча коткару технологияләрен күрсәтү һәм бүлекчәләрне гамәлдә куллану тактикасы булды.
Бер үк вакытта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре Красная Поляна бистәсе янында таулы җирдә коткару эшләрен уздырдылар һәм берничә объект - "Адлер" тимер юл станциясе, М-27 федераль автоюлының 6 нчы тоннелендә һәм Адлер ТЭЦында янгын сүндерделәр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстанда 2026 елның 1 февраленә газ өчен срогы чыккан бурыч 226 млн сум тәшкил итә, идарәче компанияләрнең җылылык энергиясе өчен бурычы 158,9 млн сум тәшкил итә
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю статистикасы һәм түләү дисциплинасы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз