Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе 2014 елның 9 аенда хуҗалыкларның бөтен категорияләре буенча 150,1 млрд. сум тәшкил итте, шул исәптән үсемлекчелек – 61,5 млрд. сум, терлекчелек - 88,6 млрд. сум.
2013 елның шул ук дәвере белән чагыштырганда, 105,2 % үсеш. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
2014 елныэ 1 нояберенә мәгълүматлар буенча республика кырларында бөртеккә 15,9 мең гектар кукурузаны, 33,3 мең гектар көнбагыш, 1,6 мең гектар шикәр чөгендерен җыясы калды, дип хәбәр итте Марат Әхмәтов.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы алга таба көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыру барышы, аларда муниципаль районнарның катнашуы турында сөйләде. Ул актив районнарны атады, алар арасында Норлат, Арча, Саба, Балтач, Буа, Кукмара һәм башка районнар бар.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, авыл хуҗалыгы ярминкәләре кысаларында Казандагы Агросәнәгать паркына йөрешлелек көненә 18 мең кешегә хәтле җитә. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясен шәһәр халкы теләп ала, дип билгеләде ул. Казанда азык-төлек товарларына уртача бәяләр сәүдә челтәрләрендәгегә караганда арзанрак.