Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Куба Министрлар Советы Рәисе урынбасары Рикардо Кабрисс белән очрашты. Очрашу Гавананың Революция сараенда узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты.
Рикардо Кабрисс, очрашуны ачып, Рөстәм Миңнехановны һәм республика делегациясе әгъзаларын сәламләде һәм, әлеге визит Россия белән Куба арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшыртырга ярдәм итәчәк, дип ышаныч белдерде.
«Сез – мөһим роль уйнаучы республика вәкилләре» - дип ассызыклады ул, Татарстан Республикасы Президентына мөрәҗәгать итеп.
«Безнең фикер алышырга мөмкинлегебез булачак, без Кубага кирәкле чит инвестицияләре портфелен тәкъдир итәчәкбез» - дип өстәде Рикардо Кабрисс.
Рөстәм Миңнеханов, Рикардо Кабриссны сәламләп, Куба ягына кунакчыллыклары өчен һәм Кубаның Мәскәүдәге Илчелегенә, Россиянең Гаванадагы Илчелегенә Татарстан Республикасы делегациясенең визитын әзерләүдәге зур ярдәмнәре өчен дә рәхмәт белдерде.
«Дустанә Россия-Куба мөнәсәбәтләре кысаларында багланышларны үстерү мөмкинлегенә югары бәя бирәбез, диде ул. Безнең делегация составында барлыгы 33 кеше, һәм безнең планнарыбыз зур, тәкъдимнәребез дә шактый, аерым алганда, «КАМАЗ» ААҖ белән хезмәттәшлек буенча, - дип асссызыклады ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, визитның төп максаты – 32 нче FIHAV халыкара Гавана ярминкәсендә катнашу, аның кысаларында Татарстан Республикасы стенды да эшләячәк.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук визит барышында Татарстанның һәм Кубаның эшлекле даирәләре хезмәттәшлеге өчен яңа юнәлешләр ачылачак, уртак проектлар турында сөйләшеп килешүләр булачак, дип тә ышаныч белдерде. Хәзер исә, Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, Россия-Куба мөнәсәбәтләрендә яңа этап башлана. Татарстан, Россиянең сәнәгать ягыннан алга киткән регионнарыннан берсе буларак, хезмәттәшлек үсешендә катнашырга әзер.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстан территориясендә гамәлгә ашырыла торган төп сәнәгать һәм инновацион проектлар турында сөйләде.
Сөйләшү азагында Татарстан Президенты Рикардо Кабрисска очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде һәм аны Татарстан Республикасына чакырды.