Якшәмбе көнне, 2 ноябрьдә, Куба башкаласында 32 нче FIHAV халыкара Гавана ярминкәсе ачылды. Әлеге тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук республика делегациясе әгъзалары: Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты.
32 нче FIHAV халыкара Гавана ярминкәсе Куба башкаласында 2 ноябрьдән алып 8 ноябрьгә кадәр Куба Тышкы сәүдә министрлыгы, Чит илләр инвестицияләре һәм хезмәттәшлек министрлыгы, Куба Республикасы Сәүдә палатасы ярдәме белән Expocuba күргәзмәсе үзәге территориясендә уза. Бу – Латыйн Америкасындагы иң эре күргәзмә-ярминкә чараларыннан берсе. Ел саен анда 60тан артык илдән 2 меңләп компания катнаша.
Ярминкә барышында анда катнашучылар Чит илләр инвестицияләре турында закон кабул итүгә һәм «Мариэль»махсус икътисадый зонасын булдыруга бәйле рәвештә Куба икътисадына яңа инвестицияләү мөмкинлекләре белән таныша алачак.
Тантанада 32 нче FIHAV халыкара Гавана ярминкәсендә катнашучылар һәм делегатлар алдында сәламләү сүзе белән Куба Республикасы тышкы сәүдә һәм инвестицияләр министры – сәүдә-икътисад һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Куба хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Родриго Мальмьерк чыгыш ясады. Ул кунакларны һәм күргәзмә ачылышында катнашучыларны шушы вакыйга белән котлады һәм аларга эшләрендә уңышлар теләде.
Ярминкә кысаларында Россия экспозициясен ачу тантанасы узды, анда Татарстан Республикасы «КАМАЗ» ААҖ, «Татхимфармпрепаратлар» ААҖ, «Казанский вертолетлар заводы» ААҖ предприятиеләре, шулай ук биш кече предприятие продукциясен тәкъдир итте. Татарстан Республикасы стендын Татарстан Республикасы Экспорт корпорациясе оештырган иде.
Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Г.В. Каламанов, Россия экспозициясен ачуда чыгыш ясап, Россия белән Куба арасында товар әйләнешен арттыру зарурлыгы турында хәбәр итте. «Татарстан кебек республикалар килсә, без товар әйләнешен бик тиз арттырачакбыз», - дип белдерде ул.
Татарстан Президенты күргәзмәдә катнашучыларның барысын да Татарстан Республикасы – Россия Федерациясенең әйдәүче регионнарының берсе исеменнән сәламләде. «Бүген монда без зур делегация белән килдек, анда «Татнефть» ААҖ, «КАМАЗ» ААҖ, «Казан вертолетлар заводы» ААҖ катнаша. Кубада узучы процесслар, инвестицион җәлеп итүчәнлегегезне арттыру өчен сез башкара торган чаралар бик нәтиҗәле», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов һәм кунакларны Татарстан стенды янына чакырды.
Шулай ук Татарстан Республикасы делегациясе эше кысаларында ярминкәдә республика павильонында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясенең Куба Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Михаил Калмынин барында кайбер килешүләргә имза салынды. Аерым алганда, Казан Федераль Университеты ике килешү төзеде: Гавана Университеты һәм Гавана Генетик инженерия һәм биотехнологияләр үзәге белән. Татарстан Республикасы ягыннан документка КФУ ректоры Илшат Гафуров имза салды. Шулай ук Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Куба Республикасы Сәүдә палатасы арасында килешү төзелде. Документка Татарстан Республикасы ССП рәисе Шамил Агиев һәм Куба СП рәисе Орландо Гильен кул куйды.
Тагын бер документ – Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе белән Кубаның Милли спорт, физик культура һәм ял итү институты арасында Хезмәттәшлек турында меморандум.
Күргәзмә барышында узган «Россия-Куба. Алга һәм бергә» бизнес-форумында Рөстәм Миңнеханов әлеге чараның бизнес-партнерлар табу һәм яңа контрактлар төзү өчен бик әйбәт мөмкинлек икәнлеген белдерде. «Безнең гамәлләребез илләребез арасында товар әйләнешен арттыруга юнәлгән, һәм без барлык көчебезне куярга әзер», - диде Татарстан Президенты.
Бүген тагын Рөстәм Миңнеханов 80 нче елларда Татарстан югары уку йортларында белем алган Куба студентлары белән очрашты. Татарстан Республикасы Президенты кубалыларга рус телен онытмаска тәкъдим итте һәм аларны Казанга КФУның 210 еллык юбилеен бәйрәм итүгә, милли Сабантуйга чакырды. Кубалылар Татарстан Президенты өчен «Куба-любовь моя» җырын башкардылар, шуннан соң Рөстәм Миңнеханов белән фотога төштеләр.