Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кубага визиты кысаларында Гаванада Геннар инженериясе һәм биотехнологияләр үзәге («БиоКубаФарма») эше белән танышты. Татарстан делегациясенә презентацияне үзәкнең генераль директоры, доктор Луис Эррера уздырды.
1986 елдан бирле Геннар инженериясе һәм биотехнологияләр үзәге – фәнни-җитештерү объектларының иң мөһиме. Җиһазландырылган үзәктә биотехнологияләр тикшеренүләренең тулы циклы үткәрелә. Үзәкнең интерферон, Гепатит Вга каршы вакцина кебек рекомбинант фармацевтика молекулаларын җитештерү буенча күп еллык тәҗрибәсе бар. Куба фармацевтика препаратларының 85 % хәтлеct «БиоКубаФарма»да җитештерелә.
Үзәктә 550 тирәсе галим һәм инженер 50дән артык тикшеренү һәм эш проектларында эшлиләр, алар яңа вакциналар, терапевтик моноклональ антитәнчекләр һәм диагностика системаларын эшлиләр.
Үзәкнең әзер проектлары һәм продуктлары патентлар белән саклана, ә әле тикшеренү эшләре алып барылганнарын GMP (тиешле җитештерү практикасы) тикшерә.
Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан делегациясе әгъзаларына үзәктә экскурсия үткәрделәр, шул исәптән Гепатит Вга каршы вакцина ясала торган биопрепаратлар җитештерү лабораториясен күрсәттеләр.