Колумбия башкаласы Богота җәмәгать транспорты эшен оештыру – Казан белгечләре өчен өйрәнерлек әйбәт үрнәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Колумбия башкаласы транспорт системасын тәкъдир иткәндә әйтте. Тәкъдир итү «Трансмиллениум» (Transmilenio s.a.) компаниясе офисында уздырылды.
Компания Богота халкына җәмәгать транспорты хезмәтләре күрсәтүгә идарә итү, аны планлаштыру белән шөгыльләнә, нәтиҗәле һәм өзлексез хезмәт күрсәтү өчен җаваплы; җәмәгать транспортының комплекслы системасына (SITP) керә. Аңа 2000 елда нигез салынган.
Татарстан Республикасы Президентына һәм Татарстан делегациясе әгъзаларына тәкъдир итүне "Трансмиллениум" компаниясе идарәчесе киңәшчесе Берта Карбонелл уздырды. Ул компания белегечләре эшли торган ике проект турында сөйләде. Болар – "Metrobus" "авыр" метро дип аталучы система һәм җиңел эленмәле трамвай-фуникулерлар системасы. Җиңел эленмәле трамвай-фуникулерлар системасы 2016 елда эксплуатациягә тапшырылачак, аның озынлыгы – 270 метр, 4 станциясе булачак. "Metrobus" – озак сроклы, кыйммәтле проект, озынлыгы – 27 км, 27 станциясе булачак, көненә 800 мең пассажир йөртәчәк. Проект хакы – 7 млрд. доллар.
Ике проект та хосусый-дәүләт партнерлыгы нигезендә гамәлгә ашырыла.
Рөстәм Миңнеханов "Трансмиллениум" компаниясенә Богота транспорт сиситемасы эше белән танышу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Сезнең система күпкырлы, диде Татарстан Президенты , бүгенгә безнең Казанда 18 км озынлыкта җир асты транспортыбыз бар, анда 10 станция, елгалар аша эленмәле хәрәкәт оештыру турында да уйланабыз.
"Боготада җир өсте транспорты бик кызык оештырылган, аның өчен аерым линия бар, түләү системасы бик уңайлы. Безнең өчен бу бик кызыклы, безенең белгечләргә бу тәҗрибәне өйрәнергә кирәк", – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты шулай ук Боготада халыкны кызыксындыру алымы турында да сорады. "Трансмиллениум" компаниясе белгечләре аңлатканча, шәһәрдә җәмәгать транспорты шәхси транспортка караганда тизрәк йөри икән.
Аннары Рөстәм Миңнеханов, Татарстан делегациясе әгъзалары белән бергә, «Трансмиллениум» магистраленең аерым бүленгән полосасы буйлап автобуста өч тукталыш барып карады.
Татарстан Президенты, Татарстан делегациясе әгъзалары Боготага эш сәфәре барышында транспортны һәм инфраструктураны үстерү тәҗрибәсе белән җентекләбрәк таныша алырлар, дип ышаныч белдерде.
Белешмә өчен:
«Трансмиллениум» (Transmilenio s.a.) – хосусый оешма, ул Богота администрациясе белән тыгыз хезмәттәшлектә.
TransMilenio системасына 17335 автобус, фургоннар, микроавтобуслар керә. Җәмәгать транспортыннан Богота халкының 69%ы файдалана.