Рөстәм Миңнеханов Колумбия сәнәгать предприятиеләре ассоциациясе (ANDI) җитәкчелеге белән очрашты

2014 елның 5 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Колумбиягә (Богота) ике көнлек эш сәфәре кысаларында Колумбия сәнәгать предприятиеләре ассоциациясе (ANDI) җитәкчелеге белән очрашты.

Ассоциациянең Боготадагы филиалы (ANDI штаб-квартирасы Медельин шһәһәрендә урнашкан) офисында узган бу очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов, «АК БАРС» БАНК» ААҖ идарәсе рәисенең беренче урынбасары Зөфәр Гәрәев, Казан вертолетлар заводының маркетинг һәм сату буенча директоры Валерий Пашко һәм башкалар катнашты.

Татарстан Республикасы Президентына һәм Татарстан делегациясе әгъзаларына сәламләү сүзе белән Колумбия сәнәгать предприятиеләре ассоциациясе (ANDI) президенты Брюс Мак Мастер мөрәҗәгать итте. "Безенең Россия базарына керәсебез килә, безгә Татарстан компанияләре белән уртак эшчәнлекне һәм багланышларны киңәйтергә кирәк", - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов, Колумбия сәнәгать предприятиеләре ассоциациясе (ANDI) җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, хезмәттәшлек потенциалының зур булуын хәбәр итте. Аннары Татарстан Президенты республика территориясендә нефть химиясе һәм машина төзелеше тармакларында гамәлгә ашырыла торган эре проектлар, технопарклар һәм индустриаль зоналар турында сөйләде. Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, Татарстан белән Колумбия кайбер юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итә инде. Аерым алганда, «Казан вертолетлар заводы» ААҖ Колумбиягә күп максатлы Ми-17-1В вертолетлары китереп тора, «КАМАЗ» ААҖдән йөк автомобильләре килә, шулай ук автобуслар җитештерү өчен шассилар да китерелә.

"Минемчә, – диде Рөстәм Миңнеханов, – бу очрашудан соң Колумбия-Россия сәүдә палатасында барлык кирәкле мәгълүмат булачак һәм Колумбия инвесторлары Татарстан Республикасы икътисадына инвестицияләү белән кызыксыначак".


Белешмә өчен:

ANDI – Колумбия сәнәгать предприятиеләре ассоциациясенә 1944 елның 11 сентябрендә Медельин шәһәрендә нигез салынган.

ANDI 1100 компанияне берләштерә, алар икътисадның төрле тармакларына карый (җитештерү, финанс һәм азык-төлек секторлары, файдалы казылмалар чыгару сәнәгате, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы, хезмәт күрсәтүләр өлкәсе).

Бу – коммерциячел булмаган оешма, төп максаты – ирекле эшкуарлык системасы кысаларында икътисадый, социаль һәм сәяси принципларны киңәйтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International