Бүген Казандагы Спорт сараеда “Ак Барс” һәм Чехия җыелма командасы ветераннары арасында иптәшләрчә хоккей матчы узды. Матчта танылган хоккейчылар, шул исәптән дөнья чемпионатлары һәм Олимпия уеннарында җиюүчеләр һәм призерлар катнашты. Казанлылар составында бозга команданың капитаны ролендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин чыкты.
Матчны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанга Чехия Республикасы делегациясе составында килгән Чехия сәнәгать һәм сәүдә министры Ян Младек чыгыш ясады.
«Бүген Татарстан һәм Чехия командалары ветераннары арасында күркәм матч узачак. Спорт кешеләрне берләштерә. Дөньда вәзгыять катлаулы булса да, бу матур залда безне спорт җыйды. Әйдәгез, бүген шәп хоккей уйныйк», – дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.
«Ышанам ки, мондый спорт чаралары безнең дуслыкны ныгыталар гына, шул исәптән безнең хезмәттәшлекне дә», – дип билгеләде Ян Младек.
Бүгенге очрашу форматы гадәти хоккей матчларына караганда кыскартылган иде – 15 минутлап 3 период.
Уен Чехия командасы ветераннары файдасына 8:5 хисабы белән тәмамланды. Татарстанлылар составында ике алканы Рөстәм Миңнеханов кертте. “Ак Барс” ветераннары составында Казан клубының элекке атаклы уенчылары Дмитрий Безруков, Алексей Чупин һәм Марсель Гарипов осталыкларын күрсәттеләр.