Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чаллыда.
Иртән Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасы узышчылары белән очрашты (полигонда), шулай ук «Дакар» раллида катнашучы автомобильләрне карап чыкты. Бүген үк «КАМАЗ-мастер» командасы ралли старт ала торган урынга китәчәк.
Рөстәм Миңнеханов спортчыларга уңышлар теләде.
Гадәттәгечә Instagramда Татарстан Республикасы Президенты вакыйгалар урыныннан фотографияләр урнаштырды – бу узышчылар белән, автомобильләр белән һәм башка фотосурәтләр.
Чаллыга визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов шулай ук Чаллы елгасы аша салынган яңа күперне караячак, «Чаллы» индустриаль паркына барачак (www. ipchlny.ru).
Татарстан Республикасы Президентын бу эш сәфәрендә «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев һәм башкалар озата йөри.