Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанның яңартылган зооботаника бакчасында сафари-парк һәм ясалма тау булачак
2014 елның 11 ноябре, сишәмбе
Киләсе ел Татарстанда парклар һәм скверлар елы итеп игълан ителде. Шул уңайдан, башкаланың зооботаника бакчасы да зур үзгәрешләр кичерәчәк. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә, “Татинвестгражданпроект” институты объектны төзекләндерү буенча проект эскизы төзегән. Әлеге оешманың директоры Гадел Хөснетдинов бүген ТР Хөкүмәтендә узган брифингта хәбәр иткәнчә, “түгәрәк өстәл”ләр оештырып, проектны өйрәнәчәкләр, тикшерәчәкләр һәм бер ай эчендә ул расланырга тиеш. Зооботаника бакчасын төзекләндерү эшләре исә киләсе ел башына планлаштырыла.
Яңартылган зооботаника бакчасында фәнни-тикшеренү үзәге, оранжерея, хайваннарны тотып карарга мөмкинлек бирә торган зона, аттракционлы балалар зонасы, ресторан, кафе һ.б. күрергә мөмкин була.
Төзекләндерү эшләре ике этапта үтәчәк. Беренче этабында яңа павильоннар булдыру, икенчесендә исә хәзерге зоопарк территориясен төзекләндерү планлаштырыла. Тәзекләндерү эшләре барышында хәзерге зоопарк үзенең эшен туктатмаячак.
Гадел Хөснетдинов сүзләренчә, яңа территориядә нигез итеп “могҗизалы тау” алына. Әлеге тауда төрле җәнлекләр урнаштырылачак, шулай ук, ясалма сулык булдыру да ниятләнә. Яңа мәйданнар Кабан күле буенда төзелер дип көтелә.
Төзекләндерү эшләренә акча республика бюджетыннан бүленә. Шулай ук, иганәчеләрне, инвесторларны җәлеп итү күздә тотыла.
Киләсе елда Казан зооботаника бакчасы мәйданын 7,7 гектардан 17,5 гектарга кадәр зурайту, хайваннар санын 4 меңнән 6-6,5 меңгә кадәр арттыру ниятләнә. Шулай ук, зоопарк территориясендә аерым “Сафари-парк” булдыру да күздә тотыла. Анда жирафлар, мөгезборыннар, арысланнар, юлбарыслар, пандалар, филләр урын алачак.
2016 елда Казан зооботаника бакчасы үзенең 210 еллыгын билгеләп үтәчәк. 2013 нче елда анда 225 мең кеше булган. Быелның 1 ноябренә исә Казан уртасындагы әлеге тереклек почмагына 222 мең кеше килгән. Яңартылганнан соң, монда кимендә 1 миллион кеше килер дип көтелә.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстанда 2026 елның 1 февраленә газ өчен срогы чыккан бурыч 226 млн сум тәшкил итә, идарәче компанияләрнең җылылык энергиясе өчен бурычы 158,9 млн сум тәшкил итә
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю статистикасы һәм түләү дисциплинасы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз