Күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы – Россия Федерациясе җитәкчелеге булдырган программаларның иң нәтиҗәлеләренең берсе. Мондый фикерне бүген Мәскәүдә “Россия бүген” ХМАнда “Күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау” темасына узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. Чарада шулай ук РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Андрей Чибис, РФ Дәүләт Думасының төзелеш сәясәте һәм ТКХ буенча комитеты рәисе Галина Хованская, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнаштылар.
Андрей Чибис регионнарда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программаларын башлап җибәрүче федераль законнардагы үзгәрешләр турында хәбәр итте. Министр урынбасары сүзләренчә, кабул ителгән законнар күбесенчә Татарстанның, 2010 елдан үз капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыручы төбәк буларак, тәҗрибәсе нигезендә эшләнгән. Региональ программалар инде РФнең 73 субъектында кабул ителгән. “2014-2015 еллар дәвамында бөтен ил буенча 50 мең күп фатирлы йорт төзекләндерелгән булачак, дип планлаштырабыз, 2014 ел ахырына кадәр инде 9 мең йорт региональ программалар буенча ремонланачак”.
РФнең 44 регионында халыктан капиталь ремонтка түләүләр җыялар, уртача түләү квадрат метрдан аена 6 сум тәшкил итә. Шул ук вакытта, А.Чибис ассызыклаганча, бу түләүгә ТКХ белән бәйле бөтен социаль ярдәм күләме тарала.
2014-2015 елларда капиталь ремонталу программаларына федераль бюджеттан, министр урынбасары сүзләренчә, 11 млрд. сум биреләчәк. Региональ һәм җирле бюджетларда программаларны финанслауга 40 млрд. сум салынган.
Андрей Чибис сүзләренчә, капиталь ремонтлауның региональ операторына килүче акчалар өчен РФ субъекты җавап бирә. Ә башкарылган эшләрне кабул итүче торак милекчеләренең Дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкинлекләре бар.
РФ Дәүләт Думасының төзелеш сәясәте һәм ТКХ буенча комитеты рәисе Галина Хованская милекчеләрнең акчаларын иминләштерү зарурилыгы һәм капиталь ремонтлау программалары акчалары сакланучы банкларда процент өстәп исәпләү кирәклеге турында белдерде. “Инфляция белән акчалар кимемәскә тиеш”, - дип саный Г.Хованская.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау, шул исәптән республика өчен дә кискен тема булуы белән ризалашты. “Без бу хакта күп сөйләштек, әмма эш, ТКХ реформалаштыруга ярдәм итү фонды ачылгач кына, 2008 елда башланды, - дип белдерде Р.Миңнеханов. - Капремонт элек тә эшләнеп килде, ләкин кая һәм нинди күләмдә эшләнүе хакында төгәл беркем дә белми иде. Фонд безне тәртипкә өйрәтте – федераль акчаларны алу өчен, безгә бөтен җиңел булмаган таләпләрне дә үтәргә кирәк иде. Бу безгә эшне башлап җибәрергә мөмкинлек бирде, һәм без халыкның капремонтка мөнәсәбәтен ачыкладык”.
Татарстан Президенты белдергәнчә, 2008 елдан республикада 11852 күп фатирлы торак йорт капиталь ремонтланган, аларда 2,6 млн. кеше яши. Эшләрнең гомуми бәясе 39 млрд. сум тәшкил итте, шул исәптән республика акчалары - 18,5 млрд. сум, ТКХ реформалаштыруга ярдәм итү фондыннан - 10,5 млрд. сум, һәм 9,5 млрд. – милекчеләр акчалары. Быел 3 млрд. сум күләмендә милекчеләр акчасын җыю планлаштырыла, 2014 ел программасы буенча 793 йорт ремонтланган.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстандагы системаның үзенчәлеге – милекчеләр акчаларын республика казначылыгындагы махсус счетларга салу. “Без акчаларның саклануын гарантияләүдән ары, республика һәм муниципаль акчаларны да өстибез” – дип ассызыклады Р.Миңнеханов.
«Кешеләр бу программага дәүләт ярдәмен күргәч, үзләре дә анда катнашырга әзер, - дип ышаныч белән әйтте Татарстан Президенты. – Кешеләр белән сөйләшергә кирәк, аларга капремонтның торак капитализациясен берничә мәртәбә арттыруны аңлатып бирергә кирәк. Ә хакимият бу мәсьәләне тикшереп тора».
Моннан тыш, республикада махсус интернет-порталда капиталь ремонт буенча барлык күрсәткечләр җыелган, монда һәр кеше акчаларны тотуны тикшереп тора, подрядчылар турында мәгълүмат белешә ала.
Татарстанда соңгы вакытларда капиталь ремонтлау белән шөгыльләнүче намуслы подрядчылар командасын җыеп булды. «Асылда бу кече һәм урта бизнес, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Бу компанияләрнең кирәкле күнекмәләре, җайланмалары бар, алар киләсе елга нәрсәдән башлаячакларын беләләр. Нәтиҗәдә без капремонт буенча эшләрне сентябрьгә кадәр бетерәчәкбез».
Хәтта Татарстанда да идарәче компанияләр подрядчыларны сайлап алуда, эшләрне кабул итүдә катнашалар. Иң мөһиме – капремонтны кабул итеп алу буенча җаваплылык Дәүләт торак инспекциясендә.
«Мин, безнең схема нәтиҗәле, дип саныйм. Әйе, безнең дә проблемалар бар, әмма кешеләр безгә ышаналар, бу ышанычны саклап калырга кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Федераль дәрәҗәдә үзгәрешләр кертү бик вакытында булды, һәм без йортларны ремонтлап бетермәүне җитди рәвештә яхшырта алабыз. Капремонт программасы – ил җитәкчелеге эшләтеп җибәргән иң нәтиҗәле программалардан берсе».
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, йортларга капиталь ремонтны шулай ук кешеләрнең әйләнә-тирә мохиткә игътибары стимуллаштыра, кешеләр ишегалларын, урамнарны, йортлары янындагы территорияләрне төзекләндерү белән күбрәк кызыксына башладылар.
Шул ук вакытта, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, капремонт региональ программалары федераль үзәк ярдәменә аеруча мохтаҗ.