Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
М.Шәймиев: “Зөянең узганында һәм бүгенгесендә Россия дәүләте формалашуның мөһим этаплары чагылыш тапкан”
2014 елның 14 ноябре, җомга
Бүген Казанда Мәдәният елы кысаларында “Зөянең тарихи-мәдәни мирасы” темасына Халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды.
Аның пленар утырышында ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР ның РФ дәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, “Яңарыш” республика фонды башкарма директоры, ТР Дәүдәт Советы депутаты Татьяна Ларионова, КФУ ректоры Илшат Гафуров, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, РФ Мәдәният министрлыгының Мәдәни мирас өлкәсендә контроль, күзәтчелек һәм лицензияләү департаменты баш белгеч-эксперты Надежда Филатова, Казан һәм Татарстан митрополиясе идарәчесе митрополит Анастасий, Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин һәм башкалар катнашты. Утырышны ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин алып барды.
Конференциянең максаты Зөянең тарих-архитектура һәм рухи мирасын тикшерү, аны саклап калу, үзгәртеп кору, мәдәни мирас объектларын популярлаштыру һәм алар белән идарә итү алымнарын эшләүдән гыйбарәт. Мәдәният елы кысаларында Татарстанда уза торган ике көнлек конференциядә Россия һәм чит ил белгечләре, тарих һәм мәдәният ядкәрләрен өйрәнү, саклау һәм реставрацияләү өлкәсендәге экспертлар, академик институт һәм югары уку йортлары галимнәре, Рус православие чиркәве вәкилләре катнаша.
Айрат Сибагатуллин утырышта катнашучылар игътибарына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү хатын җиткерде. Анда республикада Зөяне ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертү буенча эш башлап җибәрелгәне, утрау-шәһәрнең Россия дәүләтенең формалашу процессларында аерым бер роль уйнаганы билгеләп үтелә.
Минтимер Шәймиев чыгышында безнең республикада милләтара, конфессияара татулык, төрле культура һәм цивилизацияләрнең багланышы рухы сеңдерелгәнен, әлеге традицияләр белән горурланып, күп милләтле республикада яшәүче халыкларның әхлакый кыйммәтләренең, уникаль рухи мирасының кадерен белүебезне ассызыклады.
Дәүләт Киңәшчесе бүген ачылган “Зөянең тарихи-мәдәни мирасы” темасына халыкара фәнни-гамәли конференциянең аны ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертү юнәлешендә олы эшнең бер өлеше булуын ассызыклады. Ул Болгар буенча да Алтайда, Болгариядә, Кырымда, Болгарның үзендә барлыгы дүрт халыкара конференция үткәрелгәнен шәрехләп узды.
Минтимер Шәймиев хәбәр иткәнчә, иртәгә, 15 нче ноябрь көнне, Зөягә Һәйкәлләр һәм истәлекле урыннарны саклау буенча халыкара совет (ИКОМОС) эксперты киләчәк. Грециянең Демокрит университеты профессоры Препис Алкивиадис “Православие монастырьларының тере мәдәни мирасын торгызу алымнары” темасына чыгыш ясаячак.
“Илебезнең мәдәни объектларының аеруча әһәмиятлеләре арасында, билгеле, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас һәйкәлләре исемлегенә кертелгән Казан Кремле, Болгар музей-тыюлыгы бар”, - дип белдерде ул. Аның әйтүенчә, болар белән беррәттән, 1000 еллык тарихлары булган Казан, Алабуга шәһәрләре, рухи мирасы торгызылып килүче Зөя утрау-шәһәрлеге объектлары да дәүләтебез өчен искиткеч зур кыйммәткә ия. “Зөянең әһәмиятен бәяләп бетергесез, чөнки аның узганында, бүгенгесендә Россия дәүләте формалашуның мөһим этаплары чагылыш таба”, - дип билгеләп узды Минтимер Шәймиев. Моннан тыш, аның әйтүенчә, Зөя утрау-шәһәрлегенең Идел һәм Зөя елгалары кушылган урында урнашуын да истә тотарга кирәк.
Ул утрау-шәһәрлектә Иван Грозный, Павел I, Екатерина II кебек патшаларның һәм башка дәүләт эшлекләренең булуын искәртеп үтте. Утрау-шәһәрлек территориясендә уникаль фрескалар сакланган Успение соборы һәм агач Троица чиркәве булуын билгеләп узып: “Зөя инде шактый яхшы өйрәнелгән булса да, һәр яңа көн безнең алда яңа бурычлар куя. Объектларның датасын тәгаенләү, храмнар сәнгатенең стилистик үзенчәлекләренә анализ ясау мөһим”, - диде Дәүләт Киңәшчесе. Ул озак вакыт гыйбадәт йорты булган Троица чиркәвенә тукталып үтте. Әлеге гыйбадәтханә – әүвәлге Зөя шәһәрлегеннән калган агачтан ясалган бердәнбер һәйкәл, Урта һәм Түбән Идел буйларында XVI гасырдан бирле килүче агач архитектура һәйкәле. Риваятьләрдә сөйләнгәнчә, Казанны яулап алу алдыннан Явыз Иван биредә гыйбадәт кылган. Аның әйтүенчә, бу нисбәттән галимнәр арасында һаман бәхәс бара. “Бу хәзинәне югалтырга ярамый”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. Ул шушы хәзинәләрне яңадан торгызу кебек четерекле нәзберек эшне башкаручы затларга тирән рәхмәтен җиткерде.
Дәүләт Киңәшчесе ассызыклаганча, бүген ил җитәкчелегенең дә Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрлеге объектларына карата кызыксынуы зур. “Татарстан һәм Россия Федерациясе җитәкчелеге аларның әһәмиятен аңлый. Зөянең барлык соборларын торгыздык, хәзер без тыныч кына, уйлап барлык тәреләрне, борынгы Русьтагы стена рәсемнәрен, фрескаларны торгызабыз. Аларны яңарту барышында барлык таләпләргә җавап бирүен кайгыртабыз. Бөтен дөньяда кагыйдәләр бөртөрле, аларны исәптә тотарга кирәк. Зөяне ЮНЕСКО исемлегенә кертү юнәлешендә номинация формалаштыру өстендә җитди төстә эшлибез”, - дип белдерде ул. Минтимер Шәймиев ассызыклаганча, ИКОМОС экспертлары килгәч, без Зөядәге ядкәрләрнең һәркайсын берәмтекләп аларның олы хәзинә булуын дәлилләргә тиешбез.
“Мәдәни мирас объектлары белән идарә итү зур әһәмияткә ия. Без моңарчы аны бәяләп бетермәгәнбез, моңа белемебез дә җитәрлек булмагандыр. Хәзер исә һәр хәрәкәтебез, адымыбыз ЮНЕСКО таләпләренә җавап бирерлек итеп, тирәннән уйлап башкарылырга тиеш”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.
Дәүләт Киңәшчесе шулай ук, 2010 нчы ел белән чагыштырганда, Болгарга һәм Зөягә туристлар ташкыны өч тапкыр артуын билгеләп узды. былтыр Болгарга 193 мең турист килгән,Зөягә – 110 мең.
“Бүгенге конференция, аның кысаларында узачак очрашулар дәүләтебезне рухи яктан баерак итәргә булышыр дип өметләнәм”, - дигән теләктә калды Минтимер Шәймиев.
Конференциядә катнашучыларны Надежда Филатова һәм Илшат Гафуров, Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий сәламләде.
Конференция кысаларында “Успение соборы һәм Троица чиркәве: православие архитектурасы һәм рухи мәдәният ядкәрләре комплексы” темасына түгәрәк өстәл узачак. Шулай ук Зөя утрау-шәһәрлеге буенча экскурсия булачак.
“Татар-информ” МА, ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз