Казан аэропортында “Боинг-737” авиаһәлакәтенә бер ел тулу уңаеннан һәлак булучыларны искә алдылар

2014 елның 17 ноябре, дүшәмбе
“Казан” халыкара аэропортында бүген “Боинг-737” авиаһәлакәтенә бер ел тулу уңаеннан матәм чарасы узды. Бу чарада һәлак булучыларның туганнары һәм якыннары, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

“Бүген без йөрәкләрдәге яралар белән 2013 елның 17 ноябрендә булган кайгылы көнне безнең арадан киткәннәрне искә алабыз. Ул көннән соң күпме генә вакыт үтсә дә, югалту ачысы беркайчан да кимемәс. Бу – балаларын, әниләрен, әтиләрен, туганнарын, дусларын югалтканнар өчен генә түгел, ә безнең барлык республикабыз, илебез өчен дә зур кайгы", - диде ТР Хөкүмәте башлыгы матәм чарасында чыгыш ясап.

“Без бүген гомере белән шулай иртә һәм кинәт хушлашканнар, туганнарын һәм якыннарын югалтканнар алдында баш иябез. Без йөрәкләребездә, күңелләребездә авыр яра булып сакланачак урында торабыз. Кеше ике тапкыр вафат була диләр. Икенче тапкыр вафат булу —кеше онытылгач. Без сезне хәтерләребездә мәңге сакларбыз”,- дип белдерде Илдар Халиков.

“Вакытны кире кайтарып булмый, бары хәтерне сакларга һәм бер-беребезгә ярдәм итәргә генә мөмкин. Бу кайгыны безнең бергә кичерүебез һәлак булучыларның туганнарына аз булса да җиңеллек китерер дип ышанам. Без сезне онытмабыз”,- диде ТР Премьер-министры һәм һәлак булучыларның һәркайсының исемен атап чыкты. Аларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International