Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Һиндстанның квалификация күтәрү, эшкуарлык, парламент эшләре буенча дәүләт министры Раджив Пратап Руди белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның Һиндстан Республикасына эш сәфәре кысаларында (2014 елның 18-19 ноябре) уздырылды.
Яклар кадрлар әзерләү, белгечләрнең квалификациясен күтәрү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты. Раджив Пратап Руди хәбәр иткәнчә, Россия-Һиндстан хезмәттәшлеге кысаларында Татарстан белән мөнәсәбәтләр үссен һәм ныгысын өчен барлык көчне куярга кирәк, аеруча мәгариф өлкәсенә игътибар бир зарур. Һиндстанның квалификация күтәрү, эшкуарлык, парламент эшләре буенча дәүләт министры искә төшергәнчә, Һиндстан Хөкүмәте үзгәртеп коруга йөз тота һәм соңгы биш ай эчендә күп кенә реформалар гамәлгә ашырылды.
Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов Раджив Пратап Рудига мәгариф һәм белгечләрнең квалификациясен арттыру өлкәсендә Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләргә мөмкинлек туган өчен рәхмәт белдерде. Аннары ул республикада ресурс үзәкләре булдыру турында җентекләп сөйләде, аларның төп бурычлары – базар ихтыяҗлары һәм икътисадның реаль секторы өчен кадрлар әзерләү. Бүгенгә планлаштырылган 25 шундый мәгариф үзәгеннән бишесе булдырылды һәм эшләп килә. Ресурс үзәкләре эшчәнлеге белән эре сәнәгать предприятиеләренең дә кызыксынуы да бик мөһим, чөнки алар квалификацияле кадрларга мохтаҗ. Рөстәм Миңнеханов бу җәһәттән «Татнефть» нефть чыгару компаниясе эшчәнлеген уңай мисал итеп китерде.
Моннан тыш, ресурс үзәкләре эшчәнлеге югары уку йортларының киләчәк уку-укыту программалары белән бәйләнгән, бу белгечләрнең укуларын дәвам итүләре өчен кирәк.
Раджив Пратап Руди Татарстандагы хәзерге заман белем бирү системасы, югары уку йортларын рангларга аеру, шулай ук республикадагы студентлар саны белән кызыксынды. Аның сүзләренчә, бүген Һиндстан икътисады төрле тармаклар өчен югары прфессиональ кадрларга бик мохтаҗ.