Рөстәм Миңнеханов Һиндстан Нефть һәм табигый газ министрлыгы җитәкчелеге белән очрашты

2014 елның 18 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Һиндстан Нефть һәм табигый газ министрлыгы җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Һиндстан Республикасына эш визиты кысаларында узды.

Яклар хезмәттәшлек һәм эшлекле мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

Аерым алганда, Һиндстан Нефть һәм табигый газ министрлыгы белгечләре билгеләгәнчә, илдә углеводородлар дефициты бар, бу багланышлар өчен җитди перспективалар ача.

Һиндстан компанияләре, эре җитештерү холдинглары вәкилләре нефть чыгару һәм нефтьне эшкәртү өлкәсендә эшчәнлек турында тулырак сөйләделәр. Алар фикеренчә, Татарстанның углеводородлар сыйфатын билгеләүдә, башка мәсьәләләрдә тәҗрибәсе кызыклы.

Татарстан Президенты кыскача төбәк икътисады, сәнәгатьнең төп тармаклары турында хәбәр итте. Ул искәрткәнчә, бүген Татарстан - федерациянең иң алдынгы биш субъекты арасында. Икътисад нигезен нефть һәм нефть чыгару, аны эшкәртү тәшкил итә. Углеводородларны чыгаруның 60 елдан артык тарихы дәвамында 3,2 млрд. тонна нефть чыгарылган.

Рөстәм Миңнеханов, сайланган юнәлешләр буенча алга таба багланышлар төрләрен билгеләү өчен, эш төркеме оештырырга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International