Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Һиндстан партнерлары белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирә

2014 елның 18 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Һиндстан партнерлары белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәһлидә Татарстан-Һиндстан эшлекле форумында чыгыш ясаганда хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Һиндстанда эш сәфәрендә (2014 елның 18-19 ноябре).

Татарстан-Һиндстан эшлекле форумы Россия партнерлары белән хезмәттәшлек итәргә теләүче Һиндстан бизнес-даирәләрен җыйды. Чара Һиндстан сәнәгатьчеләре конфедерациясе катнашында оештырылган.

Форумны Россия Федерациясенең Һиндстандагы сәүдә вәкиле Ярослав Тарасюк ачты. Ул билгеләп үткәнчә, Һиндстанның яңа Хөкүмәте илнең икътисадын үстерүгә юнәлеш алган. Монда Россия, Һиндстанның күптәнге ышанычлы партнеры буларак, бу инициативаларны хуплый, диде Ярослав Тарасюк. Аның сүзләренчә, ноябрьдә Росия-Һиндстан хөкүмәтара комиссиясенең чираттагы утырышы партнерларны яңа дәрәҗәгә чыгара, диде ул.

Россия регионнарының берсе буларак, Татарстан вертолетлары белән мәгълүм, дип билгеләп үтте Ярослав Тарасюк, шулай ук «КАМАЗ» ААҖ йөк автомобильләре белән. Менә күптән түгел генә әле Һиндстанда Россия продукциясен җитештерүче «КАМАЗ» бердәнбер предприятие иде.

Үз чиратында, форумда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2013 ел йомгаклары буенча Татарстан-Һиндстан товар әйләнеше 2012 ел белән чагыштырганда икеләтә артты һәм 900 млн. АКШ доллары тәшкил итә. Без Һиндстанга вертолетлар һәм «КАМАЗ» йөк автомобильләре, нефть химиясе продукциясе, каучук, механик һәм электрик җайланмалар китереп торабыз, диде аннары Татарстан Президенты, Татарстан Республикасы базарында Һиндстаннан чәй, кофе, тәмләткечләр, текстиль, фармацевтика продукциясе һәм башкалар бар. «Хезмәттәшлек өчен, беренче чиратта, икътисад өлкәсендә, безнең мөмкинлекләр зур, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Кызганычка каршы, без аларны тулысынча кулланмыйбыз әле».

Уртак эш өчен өстенлекле юнәлешләр арасында ул нефть эшкәртүне һәм нефть химиясен, машиналар һәм станоклар төзелешен, вертолетлар җитештерүне һәм автокомпонентлар эшләүне, IT һәм башка югары технологияләр, фармацевтика тармагын, шулай ук фән, мәгариф һәм башка өлкәләрне атады.

Һиндстан компанияләре Россиядәге старт мәйданнары итеп безнең республиканы сайласалар, без бик шат булыр идек, диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан-Һиндстан эшлекле форумы кысаларында кыскача тәкъдир итүләр белән Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, шулай ук «Татнефть» ААҖ, «КАМАЗ» ААҖ, «Казан вертолетлар заводы» ААҖ, «Ак Барс» холдинг компаниясе» ААҖ , «Аммоний» ААҖ генераль директорлары һәм җитәкчелек вәкилләре һәм башкалар чыгыш ясады.

Форум азагында Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы белән Һиндстан сәнәгатьчеләре конфедерациясе арасында үзара аңлашу турында меморандумга имза салынды.

Рөстәм Миңнеханов Һиндстан эшлекле даирәләре вәкилләрен Татарстанга танышу визитына чакырды.

Форум тәмамлангач, Татарстан Президенты Россия мәгълүмат агентлыкларының Һиндстанда аккредитацияләнгән вәкилләре сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International