Рөстәм Миңнеханов Һиндстан мөселманнары лидеры Әхмәд Бохари белән очрашты

2014 елның 18 ноябре, сишәмбе

Бүген Һиндстан Республикасына эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәһли шәһәрендәге Җама мәчете имам-хатыйбы Әхмәд Бохари белән очрашты. Очрашу, Татарстан-Һиндстан эшлекле форумы тәмамлангач, Taj Palace отеленда(Дәһли) узды.

Рөстәм Миңнеханов, Бохари әфәндене сәламләп, кыскача Татарстан Республикасында һәм Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче татарлар турында сөйләде. Ул шулай ук Идел Болгары тарафыннан 922 елда ислам кабул ителгәне турында икәртте.

Тулырак Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан мөселманнарның изге урыннарын саклау һәм торгызу эшләре (борынгы Болгар шәһәре) турында сөйләде.

Татарстан Президенты Бохари әфәндене Казанга чакырды. Ул хәбәр иткәнчә, республикада май ае ахыры – июнь башында ел саен халыкара икътисадый саммит - Kazansummit уздырыла, аны оештыруда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы катнаша, ул вакытта Татарстан башкаласы Россиянең ислам дөньясы белән төп икътисадый багланышлар мәйданчыгына әверелә. Шуннан Рөстәм Миңнеханов Һиндстанга визиты, дәүләт чиновниклары һәм эшлекле даирәләр вәкилләре белән очрашулары турында сөйләде. Әлеге визитның төп максаты – Һиндстан белән мөнәсәбәтләрне активлаштыру, дип ассызыклады ул, чөнки ике як та хезмәттәшлек итү яклы.

Бохари әфәнде хәбәр иткәнчә, Россинең икътисадый яктан алдынгы регионы булаган Татарстан турында ул күп ишеткән. Һиндстан мөселманнары исеменнән ул Рөстәм Миңнехановны сәламләде һәм визитның уңышлы узуын теләде. Аның фикеренчә, мондый очрашулар илләр арасында мөнәсәбәтләр ныгуга ярдәм итә. Ул Һиндстан һәм Татарстан Республикасы мөселманнары арасында мөнәсәбәтләрне үстерергә тәкъдим итте. Икътисадтан кала мәдәни элемтәләр дә мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итә, дип әйтте ул.

«Без сезнең Татарстанга карата зур игътибарыгызны күрәбез», - дип әйтте очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International