Бүген Мумбаида (Һиндстан) Татарстан Республикасы инвестицион үсеш агентлыгы һәм Allied Digital компаниясе арасында багланышлар турында Килешү имзаланды. Документка ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм Allied Digital компаниясе рәисе Нитин Шах кул куйдылар.
Имзалау тантанасында Татарстан Республикасы Прзиденты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Искәртик, Рөстәм Миңнеханов хәзерге вакытта Һиндстанда эш сәфәрендә. Документны имзалау алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Allied Digital компаниясенең рәисе, башкарма директоры Нитин Шах белән очрашу булды.
Яклар мәгълүмат технологияләре өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, мәгълүматлаштыру – һинд партнерлары белән багланышларның иң мөһим юнәлешләренең берсе. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, Татарстанда ИТ өлкәсендә масштаблы проектлар гамәлгә ашырыла: “Иннополис” инновацион шәһәрен төзү, ИТ-парклар булдыру, “Электрон Татарстан” проекты.
Без сезнең компания белән хезмәттәшлек итәргә телибез, дип әйтте, Нитин Шах әфәндегә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов.
Искәртик, Allied Digital компаниясе вәкилләре Татарстанда 2014 елның октяберендә булдылар. Гомумән компания мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эш итә.