Рөстәм Миңнеханов Мумбаида «Хаҗи Али» мәчетендә булды

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мумбаида (Һиндстан) «Хаҗи Али» мәчетендә булды.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Һиндстанда эш сәфәрендә (2014 елның 18-19 ноябре).

Татарстан Республикасы Президентына һәм аны озата йөрүче делегация әгъзаларына мәчет барлыкка килү риваятен сөйләделәр.

«Хаҗи Али» мәчете – шәһәрнең тарихи истәлекле ядкяре, шулай ук Мумбаида төрле конфессия вәкилләре өчен хаҗ кылу урыннарының берсе булып тора. 2010 елда мәчет бинасы Мумбаиның җиде могҗизасы исемлегенә кертелгән. Мәчеткә исеме кушылган Хаҗи Али исән чакта ук могҗизалар кыла торган булган, шулай ук Һиндстан территориясендә Ислам динен тараткан. Риваятьләрдә әйтелгәнчә, ул Мәккәдән хаҗдан кайтканда вафат булган һәм үзенең җәсәден Гарәп диңгезенә салырга васыять иткән. Диңгез дулкыннары аның җәсәден яр буена чыгарган урында соңыннан «Хаҗи Али» мәчете салынган.

Рөстәм Миңнеханов мәчетне һәм аның тирәсендәге территорияне карап чыкты, намаз укыды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International