Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Махараштра штатының Баш министры Девендра Фаднавис һәм Махараштра штаты Губернаторы Видьясагаром Рао белән очрашу барышында Татарстан белән Махараштра (Һиндстан ) штаты арасында хезмәттәшлек турында килешү әзерләргә һәм имзаларга тәкъдим итте.
Очрашу Махараштра штаты Губернаторы Сараенда уздырылды (Мумбаи шәһәре).
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан белән Һиндстан арасындагы хезмәттәшлек Россия һәм Һиндстанның тыгыз һәм дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында үсә бара. Ул хәбәр иткәнчә, Һиндстанга Татарстан Республикасының зур делегациясе эш сәфәре белән килде, Һиндстаның кайбер министрлыкларында очрашулар уздырылды, Татарстан һәм Һиндстан эшлекле форумы узды, Татарстан предприятиеләре белән уртак бизнес алып баручы эшлекле партнерлар белән сөйләшүләр алып барылды.
Илләребез арасындагы багланышларны үстерү региональара дәрәҗәдә киләчәк эшнең нәтиҗәлелегенә бәйле, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Аның фикеренчә, мөнәсәбәтләрне ныгытыр һәм аларга яңа этәргеч бирер өчен Татарстан белән Махараштра (Һиндстан ) штаты арасында хезмәттәшлек турында килешү әзерләргә һәм имзалау мөмкинлеген карарга кирәк.
Тулаем алганда, Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, Татарстан белән Һиндстан партнерлары арасында тыгыз мөнәсәбәтләр урнашты, әмма бу мөнәсәбәтләрнең потенциалы тулысынча файдаланылмый әле. Бүген Россия регионнары Һиндстан белән хезмәттәшлек итәргә телиләр, үзара багланышларга әзер алар, диде ул.
Очрашу барышында эшлекле контактларны көчәйтү, даими рәвештә бизнес-делегацияләр алмашу мәсьәләләре буенча, шулай ук мәдәни алмашу, туризм, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстан Республикасы белән Һиндстан шәһәрләре арасында турыдан-туры һава юллары урнаштыруны тәкъдим итте. Аныңча, бу ике якның да эшкуарлыгын үстерүне стимуллаштырачак.
Татарстан Президенты Мумбаи эшлекле даирәләре вәкилләрен һәм Махараштра штаты җитәкчелеген танышу визиты белән республикага һәм аның башкаласы Казанга килергә чакырды.