Бүген Һиндстандагы эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан делегациясенә Essar (Һиндстан) холдингы һәм Һиндстанда йөк автомобильләре җитештерүче эре предприятиеләрнең берсе – AMW Motors компаниясе эшчәнлеген тәкъдир итү оештырылды.
Тәкъдир итү Essar компаниясе офисында (Мумбаи) узды.
Essar холдингы Һиндстанда, Индонезиядә, АКШта, Канадада һәм башка илләрдә бизнес алып бара. Эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе – корыч кою производствосы, чималдан алып әзер продукция сатуга кадәр. Моннан тыш, холдинг составындагы компанияләр энергия җитештерү, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе һәм эре портларга хезмәт күрсәтү һәм башкалар белән шөгыльләнәләр.
AMW Motors компаниясе Һиндстанда зур йөк автомобильләре җитештерүче эре компанияләр өчлегенә керә.
Без хезмәттәшлек итәргә телибез, диде Рөстәм Миңнеханов тәкъдир итү азагында, бу күп юнәлешләргә кагыла. Татарстан делегациясенең Һиндстанга визиты регионның хезмәттәшлекне киңәйтү, яңа базарларга чыгу ниятенә бәйле, диде ул, моның өчен барлык шартлар да бар.
Аерым алганда, AMW Motors компаниясе вәкилләре «КАМАЗ» ААҖ белән хезмәттәшлек итәргә теләк белдерделәр (дистрибуция, компонентлар сатып алу һәм башкалар буенча).
Моннан тыш, Һиндстан партнерлары «Казан вертолетлар заводы» ААҖ белән хезмәттәшлекне киңәйтү белән кызыксыналар, шул исәптән Һиндстанда эксплуатацияләнә торган вертолетларга хезмәт күрсәтү өлкәсендә.