Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Төркмәнстанның Мары шәһәре Казаннан төрки дөньяның мәдәни башкаласы эстафетасын кабул итеп ала
2014 елның 21 ноябре, җомга
Бүген Казан Ратушасында ТӨРКСОЙ Халыкара төрки мәдәният оешмасы Даими шурасының XXXII утырышы бара. Утырышның ачылышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТӨРКСОЙ Генераль секретаре Дүсен Касеинов катнашты.
Утырышта шулай ук ТӨРКСОЙга керүче ил вәкилләре – Казакъстан Республикасы мәдәният министры Арыстанбәк Мухамедиулы, Кыргызстанның мәдәният, мәгълүмат һәм туризм министры Алтынбәк Максутов, Төркмәнстанның мәдәният министры Аннагелди Гараджаев, Әзәрбайҗан Республикасы мәдәният һәм туризм министрының беренче урынбасары Вагиф Алиев, Гагаузиянең Мәдәният һәм туризм Баш идарәсе башлыгы Василий Иванчук, Хакасия Республикасы мәдәният министры Светлана Окольникова, Алтай Республикасының мәдәният министры урынбасары Артур Марлужоков, Башкортстан Республикасы мәдәният министры Әминә Шәфыйкова һәм башкалар катнаша.
Илдар Халиков утырышта катнашучыларны ТР Президенты, Дәүләт Советы, Хөкүмәте исеменнән сәламләде. “Без төрки мәдәниятнең дөньякүләм цивилизация үсешендәге әһәмиятен югары бәялибез. Соңгы вакытта ТӨРКСОЙ яңа халыкара мәдәни багланышларны ныгытуда җитди адымнар ясады”, - дип, Премьер-министр төрки телле халыклар арасында бердәмлекне ныгытуга оешманың саллы өлеш кертүен ассызыклады.
Хөкүмәт башлыгы искәртеп узганча, ТӨРКСОЙга керүче әгъза-илләрнең Даими шурасы утырышында Татарстан башкаласы Казан 2014 нче елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы буларак игълан ителгән иде. “Билгеле, бу Татарстанга, аның казанышларына халыкара дәрәҗәдә югары бәяләмә, һәм бу мәдәни киңлектә халыкара мәдәни элемтәләрне үстерүгә җитди мөмкинлек булды”, - дип белдерде Илдар Халиков.
Премьер-министр Россия мәдәният министры Владимир Мединский исеменнән килгән Хөкүмәт телеграммасын укып үтте. “Казан – төрки дөньяның мәдәни башкаласы” программасы ахырына якынлашып килә. Ел дәвамында Россия Федерациясенең алдынгы субъектларының берсе булган Татарстан башкаласы мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең мәдәни багланышлары өчен мәйдан булды. Иҗади интеллигенция очрашулары үтте, төрки музыка турында дискуссияләр, сәнгать өлкәсендә идеяләр уртаклашынды, фестиваль, конкурс һәм фәнни конференцияләр уздырылды. Казан төрки дөньяның мәдәни башкаласы миссиясен югары дәрәҗәдә үтәде, Россиянең бай потенциалын күрсәтә алды...” – диелә анда. Телеграммада 12 нче ноябрьдә Мәскәүдә РФ Мәдәният министрлыгы һәм ТӨРКСОЙ арасында үзара хезмәттәшлек турында меморандум имзаланганы искәртелеп, РФ Мәдәният министрлыгы һәм ТӨРКСОЙның партнерлыгы Россиянең төрки халыклары мәдәниятен саклап калу һәм аны үстерүгә кагылышлы булачагы билгеләп үтелгән.
Дүсен Касеинов ТӨРКСОЙның агымдагы елда үткәрелгән эшчәнлеге турында сөйләде. Ул билгеләп узганча, “Казан – 2014 нче елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы” программасы бик югары дәрәҗәдә оештырылган. Ул моның өчен республика җитәкчелегенә тирән рәхмәтен җиткерде. “Казан абруйлы мәйданчык булды. Аның тәҗрибәсе киләчәктә төрки дөнья башкалалары тарафыннан өйрәнелеп, алар өчен үрнәк була алыр иде”, - дип ассызыклады ул.
Дүсен Касеинов хәбәр иткәнчә, киләсе елда Нәүрүз бәйрәменә багышланган халыкара фестиваль оештыру планлаштырыла. Фестиваль 2015 нче елда 70 еллыгын билгеләп үтәчәк ЮНЕСКО штаб-фатирында узачак.
Утырышта катнашкан ТӨРКСОЙ оешмасы әгъза-илләре Мәдәният министрлыклары вәкилләре һәркайсы сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады. Утырышта шулай ук 2015 нче елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы Төркмәнстанның Мары шәһәре булачагы билгеле булды.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстанда 2026 елның 1 февраленә газ өчен срогы чыккан бурыч 226 млн сум тәшкил итә, идарәче компанияләрнең җылылык энергиясе өчен бурычы 158,9 млн сум тәшкил итә
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю статистикасы һәм түләү дисциплинасы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз