Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда Россиянең иң яхшы студентларын бүләкләделәр
2014 елның 25 ноябре, сишәмбе
Бүген Идел буе спорт һәм туризм академиясенең уку-лаборатория корпусында “2014 ел студенты” Россия милли премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бу чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының балалар һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендә Дәүләт сәясәте департаменты директоры Александр Страдзе, Россия яшьләр берлеге рәисе Павел Красноруцкий, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, Россия Студентлар һәм студентлар берләшмәләре ассоциациясе рәисе Вячеслав Адерихин, ТР Студентлар лигасы президенты Элькин Искәндәров катнашты.
“Ел студенты” Россия милли премиясе быел беренче тапкыр уздырыла.
“Ел ачышы” номинациясендә КФУ студенты Илһам Галиуллин җиңү яулады. Ирекле студент итеп Ставрополь краеннан Виктория Ткачук танылды. Брянск өлкәсеннән Елена Капанжи елның чит ил студенты булды.
Алтай Республикасыннан Виктория Цишецкаяны жюри ел җәмәгатьчесе итеп сайлады. Воронеж дәүләт университетыннан Елена Тюрина ел журналисты булды.
“Ел спортчысы” номинациясендә җиңүчеләр икәү иде: Антон Корнилов (ИЭУП) һәм Еккатерина Анфиногенова (Санкт-Петербург дәүләт технологияләр һәм дизайн университеты).
Моннан тыш, “Ел интеллекты” исемен Дарья Морозова алды (Иваново дәүләт энергетика университеты), ә елның иҗади шәхесе буларак Константин Бутусов танылды (КНИТУ-КХТИ). “Елның студентлар лидеры” номинациясендә Лилия Диярова җиңде (КНИТУ-КХТИ).
Җиңүченең исеме аталыр алдыннан, тантанада катнашучыларны Александр Страдзе һәм Илдар Халиков сәламләделәр.
Александр Страдзе Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливановның Россия студентлар берлеген булдыру турында приказны имзалавын хәбәр итте.
Илдар Халиков Казанда Россиянең иң яхшы студентлары җыелды, дип билгеләде. “Оештыручыларның шундый форумны уздыру мәйданчыгы итеп Казанны сайлаулары безнең өчен зур горурлык, без монда көч һәм талантларның туплануын күзәтәбез”,- диде ул.
Шуннан соң ТР Хөкүмәте башлыгы конкурсның Гран-при иясе исемен атады. “2014 ел студенты” исеменнән тыш, Ставрополь дәүләт аграр университеты студенты Екатерина Войтышева, 200 мең сумга сертификат алды.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз