«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды

2014 елның 26 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышында Татарстан икътисады өчен кайбер кызыклы проектлар каралды.

«Хальдор Топсе» (Haldor Topsoe) компаниясенең мөмкинлекләре хакында «Хальдор Топсе» ЯАҖнең газ-химия департаменты җитәкчесе Максим Вальковский сөйләде. Бу презентация ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның агымдагы елның 14 октябрендә Даниягә сәфәре нәтиҗәләре буенча оештырылган иде.

Компания газ-химия, нефть эшкәртү, табигатьне саклау технологияләре һәм үсеш кичерүче технологияләр өлкәсендә инжиниринг белән шөгыльләнә. Татарстанда аның катнашында "ТАНЕКО" нефть эшкәртү заводында водород чыгару җайланмасы сафка баскан, "Аммоний" (Менделеевск) комплексында формальдегид җайланмасы төзелә.

Бүген сүз «Хальдор Топсе»ның "НижнекамскНефтехим", "ТАНЕКО" компанияләре белән хезмәттәшлеген киңәйтү, студентлар һәм аспирантлар укыту, Татарстан белгечләренең Даниядәге компания лабораторияләрендә стажировка узу мөмкинлеге хакында барды.

«Московский ИМЭТ» ААҖ генераль директоры Марсель Бикбау бетон җитештерү һәм автомобиль юллары төзүнең яңа технологияләре турында сөйләде. Сүз, аерым алганда, наноцемент хакында барды. Ул, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, төзелеш һәм юл салу тармакларында революция ясарга сәләтле. Россиядә цементны иң күп кулланучыларның берсе саналган Татарстан өчен бу бик тә актуаль, дип билгеләп үтте ТР Президенты. Республика территориясендә шундый призводство ачу мөмкинлеге хакында утырышта фикерләштеләр.

«Стегер-У» фәнни-җитештерү фирмасы (Мәскәү) директоры Ильяс Хәйруллин Татарстанда экологик яктан чиста һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килгән җилем (клей) җитештерү производствосын оештыру планнары белән уртаклашты.

Казанның яңа «РИКОС Смазочные материалы» заводы турында «Русская химическая компания» (Мәскәү) ЯАҖ генераль директоры Армен Агаджанян сөйләде. Предприятие Ростов-Доннан күчерелгән һәм бүгенге көндә 20 төрдәге май җитештерә, ә 2016 елга алар 80гә җитәчәк. 2015 елда заводта чит илдән товарларны алмаштырырлык производство булдыру планлаштырыла. Рөстәм Миңнеханов проектка ярдәм итәргә ышандырды.

Моннан тыш, утырыш барышында Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" компаниясен "ТАНЕКО" нефть эшкәртү заводында май җитештерә башлау белән дә котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International