Бүген Казанда "Россия Федерациясе территорияләрен комплекслы үзләштерү һәм үстерү максатларында автомобиль юллары челтәрен камилләштерү турында" Россия Федерациясе Дәүләт Советы президиумы утырышы йомгаклары буенча РФ Президенты йөкләмәләре исемлеген үтәү эшен оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин үткәрде, шулай ук киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүгенге киңәшмәне ачып, Игорь Левитин беренче чиратта Новосибирскта 8 октябрь көнне РФ Дәүләт Советы утырышын әзерләү өчен катнашучыларга, шәхсән эш төркеме җитәкчесе ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде.
«Россия Президентының йөкләмәләр исемлеге безнең уртак эш нәтиҗәсе булды, аның буенча алга таба эшнең төп максатлары билгеләнгән, - дип белдерде Игорь Левитин. – Һәм аларның никадәр нәтиҗәле гамәлгә ашырылуы бездән тора».
РФ Президенты ярдәмчесе, ил башлыгының икътисад үсеше, бизнесның конкурентлыкка сәләтлелеге, регионнарның комплекслы үсеше, барлык мәсьәләләрнең дә диярлек уңышлы гамәлгә ашырылу турындан-туры юллар үсешенә бәйле, дигән сүзләрен искә төшерде.
«Безнең эш төркеме Транспорт министрлыгы, Федераль юл агентлыгы, Дәүләт Думасы белән бергә эшлиячәк. Һәм 2015 ел дәвамында без, Россия Президенты йөкләмәләренең ничек гамәлгә ашырылуын билгеләү өчен, әле тагын очрашачакбыз», - дип белдерде Игорь Левитин.
Эш төркеме җитәкчесе – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышынәда ассызыклаганча, автомобиль юлларын камилләштерү һәм үстерү – бөтен дәрәҗәдәге хакимиятнең төп бурычларның берсе. «Ил икътисадының уңышлы үсеше өчен юл төзелеше күләмен арттыру гына түгел, ә аның сыйфатын арттыру да зарури», - дип ышанып әйтте Р.Миңнеханов.
Ул хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә федераль юлларның 53 % һәм региональ юлларның 63 % норматив таләпләргә җавап бирми. Шул ук вакытта автомобиль паркы ел саен 6 % арта бара, ә гамәлгә кертелүче юллар күләме бер дәрәҗәдә кала. Муниципаль юллар өлкәсендә халәт тагын да җитди.
«Бүген юлны саклап калуны тәэмин итү, аның сыйфаты мәсьәләләре бик җитди, - дип белдерде Татарстан Президенты. – Безгә ил башлыгы биргән йөкләмәләр кысаларында һәр пункт буенча конкрет чаралар кабул итәргә кирәк».
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, беренче чиратта юл төзелеше күләмен икеләттә арттыру мәсьәләсен башкару тиешле. Шулай ук төзелеш һәм төзекләндерү бәясен оптимальләштерү мәсьәләсе бар. Бу максатта интенсивлыгы түбән булган юллар төзелешенә, юл эшләре квалификациясенә таләпләргә үзгәртүләр кертергә, пилот төбәкләрдә региональ тармак стандартларын законлаштырырга, инновацион технологияләр һәм материалларның мәгълүматлар базасын булдырырга, проектлаучыларны квалификация буенча сайлау системасын кертергә кирәк. Шулай ук, система автомат режимында эшләсен өчен, авырлык контроле мәсьәләсе җитди эш таләп итә.
Рөстәм Миңнеханов шәхсән РФ Президенты Игорь Левитинга юллар төзелеше мәсьәләсенә игътибар итүе өчен рәхмәт белдерде.
«Һәр регион өчен бу иң авыр, инвестицияләр ягыннан күләмле мәсьәләләрнең берсе, - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты. – Россия Президенты Владимир Путин безнең бөтен тәкъдимнәрне хуплады, һәм безгә әлеге тәкъдимнәрне гамәлгә ашырырга кирәк».
Утырыш барышында шулай ук регионнарга юллар төзелешенә бирелгән кредитлар вакытын озайту мәсьәләсе, региональ һәм муниципаль юл фондын тулыландыру һәм юл төзелешенә җирләрне резервта калдыру мәсьәләләре каралды.
РФ Президенты Игорь Левитин киңәшмә ахырында хәбәр иткәнчә, Дәүләт Советының эш төркеме эшен даими рәвештә алып барачак, Рөстәм Миңнеханов төркемнең җитәкчесе була. Даими рәвештә йөкләмләр үтәлешен мониторинглау эше алып барылачак. Шулай ук РФ Төзелеш министрлыгында Россия Президенты йөкләмәләрен гамәлгә ашыруны закон чыгару ягыннан тәэмин итү буенча эш төркеме оештырылачак.
Киләсе шундый ук киңәшмә, Игорь Левитин сүзләренчә, апрель аенда уздыру планлаштырыла.