Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан Евразия интеграциясе процессларында актив катнаша»

2014 елның 28 ноябре, җомга

Төрле мәдәниятләр һәм милләтләр вәкилләре тату яшәүче һәм үсә баручы регион буларак, Татарстанның тәҗрибәсе Евразия интеграциясе процессларында катнашучылар өчен кызыклы булырга мөмкин. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Евразия икътисадый интеграциясе: казанышлар һәм проблемалар» Казан форумының пленар утырышында чыгыш ясаганда шундый фикер әйтте. Форум эшендә шулай ук Россотрудничество җитәкчесе Констатин Косачев, Камбоджа вице-премьеры Сок Ан, Камчатка крае Губернаторы Владимир Илюхин, Федерация Советының конституциячел законнар һәм дәүләт корылышы комитеты рәисе Андрей Клишас, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

«Евразия икътисадый интеграциясе: казанышлар һәм проблемалар» икенче Казан форумы Казанда 2014 елның 27-28 ноябрендә Европа клубының Россия парламенты каршындагы «Евразия диалогы» инициативасы буенча уздырыла. Аны Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Россотрудничество» федераль агентлыгы оештырган.

Форум эшендә Евразия интеграциясендә катнашучы дәүләтләрнең закон чыгару һәм башкарма хакимияте органнары, бизнес-бергәлекләр вәкилләре, экспертлар, Россия, Беларусь һәм Казахстан галимнәре, сәясәтчеләре, шулай ук Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге һәм Европа союзы дәүләтләреннән күзәтүчеләр катнаша.

Форумның пленар утырышы барышында кайбер чит илләр белән турыдан-туры элемтә оештырылды, тулаем утырышта 600гә якын кеше катнашты.

Форумда катнашучыларны һәм аны оештыручыларны «Россотрудничество» федераль агентлыгы җитәкчесе Константин Косачев сәламләде – ул Россия Федерациясе Чит эшләр министры Сергей Лавров сәламләвен укыды.

Үзенең сәламләү сүзендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанны Евразия интеграциясе мәсьәләләре буенча конструктив диалог мәйданы итеп сайлап алган өчен рәхмәт белдерде. «ЕврАзЭс булдыру, аңа Арменияне кабул итү Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин куйган бурычларны хәл итүдә эзлекле адымнар булды», - дип белдерде Р.Миңнеханов.

«Татарстан – РФнең алдынгы регионнарының берсе - Евразия интеграциясе процессларында актив катнаша, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты. – Республикада төрле мәдәниятләр һәм милләтләр вәкилләренең тату яшәве буенча зур тәҗрибә бар».

Рөстәм Миңнеханов Татарстан, Белоруссия һәм Казахстан предприятиеләренең уртак проектлары, авыл хуҗалыгы һәм урманчылык өлкәсендә хезмәттәшлек турында хәбәр итте. Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, бер өлеше республика территориясе аша узучы «Европа - Көнбатыш Кытай» коридорын төзү стратегик яктан бик мөһим.

«Хезмәттәшлек югары дәрәҗәдә алып барылуга карамастан, аны үстерү өчен потенциал зур, бигрәк тә икътисад өлкәсендә», - дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Видеоэлемтә аша форумда катнашучыларны Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко сәламләде, шулай ук Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин исеменнән дә сәламләү сүзе укылды.

Нотык белән «Россотрудничество» федераль агентлыгы җитәкчесе Константин Косачев чыгыш ясады. «Казан форумы яхшы традициягә әверелеп бара, - диде ул. – Казанда Евразиялек темасына гәпләшү табигый, уңайлы һәм дөрес».

Евразия икътисадый комиссиясенең Икътисад һәм финанс сәясәте коллегиясе әгъзасы (министр) Тимур Сөләйманов шулай ук форумны оештыручыларга рәхмәт белдерде.

Пленар утырышта шулай ук Камбоджа вице-премьеры Сок Ан, Россия Федерациясе финанс омбудсмены Павел Медведев, Армения мәгариф һәм фән министры Армен Ашотян һәм башкалар чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International