Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда "ТРның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде
2014 елның 28 ноябре, җомга
Бүген Казан ратушасында "ТРның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика конкурсында җиңүчеләргә һәм "Россиянең иң яхшы товарлары" Бөтенроссия конкурсы лауреатлары һәм дипломантларына бүләкләр тапшыру тантанасы булды.
Ел саен уздырыла торган XI республика конкурсында икътисадның төрле тармагына караган 229 предпрятие һәм оешма катнашкан, алар 440 төр продукция һәм хезмәт тәкъдим иткән. 146 төр товар һәм хезмәт "ТРның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" конкурсында җиңгән, аларның 59ы лауреат исеменә лаек булган. 83е "Россиянең иң яхшы товарлары" программасы дипломанты дип табылган.
"Әлеге конкурсларда катнашу Татарстан җитештерүчеләре өчен зур әһәмияткә ия. Бөтен дөньяда сыйфат күптәннән продукциянең көндәшлеккә сәләтлелегенә ирешү өчен төп күрсәткечкә әверелде. Өстәвенә, бу продукт һәм хезмәтләргә генә түгел, бизнес-процесслар, предприятие белән идарә итү системасы сыйфатына да кагыла. Әлеге елларда "ТРның иң яхшы товарлар һәм хезмәтләр" конкурсы республика, Россия һәм халыкара базарларга төрледән-төрле югары сыйфатлы продукция һәм хезмәтләрне алга этәрүдә ярдәмчегә әверелде", - диде бу уңайдан ТР Премьер-министры Илдар Халиков сәламләү чыгышында.
Аның сүзләренчә, ел саен конкуста катншучылар саны арта, бу исә җитештерүчеләрнең көндәшлеккә сәләтле товар чыгару мөмкинлеген күрсәтә. "Предприятиеләрнең 70 проценты ел саен үз продукциләренең югары сыйфатын, куркынычсызлыгын һәм аларга ихтыяҗ булуны раслый. Катнашучыларның 30 проценты - яңа предприятиеләр. Ел саен конкурска тәкъдим ителгән продукция һәм хезмәтләр исемлегенең 90 проценттан артыгы яңара. Быел аларның өлеше катнашучыларның гомуми санының 40 процентка якынын тәшкил иткән", - дип ассызыклады ТР Хөкүмәте башлыгы.
Илдар Халиков "Татарстан Республикасы сыйфат лидеры" призының 2014 елгы лауреатларына бүләкләр тапшырды. "Җитештерү-техник продукция" номинациясендә «ТАИФ-НК» ААҖ һәм «Техстрой» ЯАҖе бүләкләнде. "Халык өчен сәнәгать товарлары" номинациясендә "Мюстела" ҖЧҖ бүләкләнде. "Азык-төлек товарлары" номинациясендә "Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты", "Хезмәтләр" номинациясендә Төбәкара
клиник-диагностика үзәге һәм "Бәкер" шифаханәсе, "Халык эшләнмәләре һәм гамәли сәнгать" номинациясендә "Сәхтиян" ҖЧҖ бүләкләнде.
"Сыйфат проблемалары академиясе" төбәкара иҗтимагый оешма башкаручы директоры, "Россиянең иң яхшы 100 товары" (Мәскәү) программасы җитәкчесе Евгений Сидоров сүзләренчә, быел Бөтенроссия конкурсы РФның 70 субъектында узган. "Россиядә сыйфатлы продукция җитештерүләре сөендерә, күп кенә төбәкләрдә ул көнбатыш тиңдәшләре белән көндәшлек итә ала. Татарстан продукциясе һәрчак сыйфатлы, төбәк әйдәп баручы позицияләрне били", - дип ышандырды ул.
Е.Сидоров ТР Премьер-министры Илдар Халиковка "Сыйфат отличнигы" мактау билгесен тапшырды. Ул шулай ук "Казанның 3нче икмәк заводы" ААҖнә "Россиянең иң яхшы товарлары" программасының иң төп - "Тәм сыйфаты" бүләген бирде.
ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры, "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" конкурсының оештыру комитеты рәисе Равил Зарипов сыйфатлы товарлар җитештерү һәм хезмәтләр күрсәтү халык иминлеген тәэмин итүдә иң мөһиме санала, дип ассызыклады. "Бүгенге катлаулы шартларда республиканың, һәр предприятие һәм учреждениенең көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру зарур", - дип йомгаклады ул сүзен.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстанда 2026 елның 1 февраленә газ өчен срогы чыккан бурыч 226 млн сум тәшкил итә, идарәче компанияләрнең җылылык энергиясе өчен бурычы 158,9 млн сум тәшкил итә
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю статистикасы һәм түләү дисциплинасы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз