Татарстан авыл хуҗалыгы районнарының республиканың эре шәһәрләрендә азык-төлек продукциясе ярминкәләрен уздырулары Казан һәм Чаллы халкына сизелерлек файда китерә.
Мондый фикерне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында узучы гадәти атналык киңәшмәдә белдерде.
ТР вице-премьеры – авыл хуҗалык һәм ахык-төлек министры Марат Әхмәтов, 2014 елның август аенда берничә иморт товарларына кертелгән санкцияләрдән соң, республиканың азык-төлек базарындагы халәт турында хәбәр итте.
«Ресурслар ягыннан республикада үзен төп продукция белән тәэмин итү өлкәсендә авырлыклар юк, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов. - Азык-төлек товарларының төп 40 төренә көндәлек мониторинг уздырыла».
Министр китергән күрсәткечләр буенча 2014 ел августыннан сыер итенә уртача бәяләр 3,2% артты, дуңгыз итенә - 1,9% ка, тавык итенә - 4,8%. Тавык йомыркасы 8,4 % ка кыйбатланды, әмма, М.Әхмәтов сүзләренчә, бүгенге көндә йомырка бәясе, 2013 елның ноябрь аендагыга караганда, арзанрак.
«ИФО башка регионнары белән чагыштырсак, республикада азык-төлеккә иң арзан бәяләр», - дип белдерде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры.
Ул хәбәр иткәнчә, министрлык эшкәртү предприятиеләре белән Татарстанга читтән кертелә торган продукцияне күбрәк җитештерү турында сөйләшүләр бара. Бу - казылык продукциясе, куертылган сөт һәм башка кайбер продуктлар.
Казан һәм Чаллыда уздырылучы авыл хуҗалыгы ярминкәләре, Марат Әхмәтов сүзләренчә, шәһәр халкына җитди ярдәм. Казанда алар 7 мәйданчыкта, ә Чаллыда 3 мәйданчыкта үткәреләләр. Хәзерге вакытка 600 млн. сумга продукция сатылган, шул ук вакытта, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы исәпләвенчә, республикада торучылар 100 млн. сумга якын акча экономияли алдылар. Шулай ук республикалардагы ярминкәләр исәбенә халыкны кара бодай белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итеп була.
Марат Әхмәтов билгеләгәнчә, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы эре сәүдә челтәрләрендә бәяләрне формалаштыру механизмына тәэсир итә алмый, шуңа күрә бәяләрне формалаштыруны контрольдә тотуга Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына кушылуны тәкъдим итте. Шул ук вакытта министр хәбәр иткәнчә, август аеннан сәүдә челтәрләрендә сатылучы Татарстанда җитештерелгән азык-төлекнең чагыштырмача авырлыгы бераз артты.
«Ярминкәләр - безнең авыллар өчен зур йөкләмә, әмма бу мөһим эш, - диде Рөстәм Миңнеханов, министр докладын йомгаклап. - Ярминкәләр бирегә сатарга килгән кешеләр өчен уңайлы булырга тиеш».
Ул шәһәр җитәкчеләренә ярминкә мәйданнарына үзләренә барырга кушты: «Ярминкәләр - безнең шәһәрләр кешеләре өчен бик уңайлы, һәм авыл халкын тиешенчә каршы алырга кирәк, алар шул исәптән шәһәр җитәкчеләренең дә кызыксынуын күрергә тиеш».
«Сәүдә челтәрләре буенча бездә йогынты механизмнары бар, аларны да файдалану зарури», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.