Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чаллыда

2014 елның 2 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чаллыда.

Көннең беренче яртысында Рөстәм Миңнеханов, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм башка рәсми затлар Чаллының берничә сәнәгать мәйданчыкларын карадылар.

«Кама Кристалл Технолоджи» ҖЧҖ беренче объект булды. Бу – электроника, оптоэлектроника, авиация, сәгать сәнәгате өчен синтетик сапфир үстерү өлкәсендә алдынгы технологияләрне кулланучы заманча завод. Хәзерге вакытта «Кама Кристалл Технолоджи» Чаллыда «Синтетик сапфир җитештерү» инновацион пректын гамәлгә ашыра.

Киләсе объект «КАМАЗ» ААҖнең җитештерү цехлары булды (ярдәмчел цехлар корпуслары, «КАМАЗ» ААҖ фәнни-техник үзәге һәм башкалар).

Искәртик, көннең икенче яртысында Чаллыга Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев килүе көтелә. Аның эш сәфәренең төп максаты – ватан автосәнәгатенә ярдәм итү чаралары турындагы киңәшмәне үткәрү. Дмитрий Медведев барында «Форд Соллерс-Чаллы» ҖЧҖ мәйданчыгында Ford EcoSport автомобилен күпләп чыгару эшен башлап җибәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International