Дмитрий Медведев «Форд Соллерс – Чаллы» предприятиесенең җитештерү цехларында булды

2014 елның 2 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президентына эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев «Форд Соллерс – Чаллы» предприятиесенең җитештерү цехларында булды. Дмитрий Медведевны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар озата йөрде.

«Форд Соллерс» – Ford Motor Company һәм 2011 елда төзелгән «Соллерс» ААҖнең уртак предприятиесе, ул Fordның Россия производствосы, барлык продуктлар импорты һәм сатылуы өчен җавап бирә, моңа автомобильләр дә, запчастьләр һәм аксессуарлар да керә. «Форд Соллерс – Чаллы» җитештерү куәте – елына 115 мең автомобиль. Предприятиедә 1200гә якын кеше эшли.

Бүген монда производство эшләтеп җибәрелде. Россия –Америка УПнең Чаллы заводындагы беренче моделе –субкомпактлы Ford Ecosport кроссоверы. Проектка инвестицияләр күләме бүген 400 миллион доллар тәшкил итә.

Ford Sollers беренче вице-президенты Әдил Ширинов сүзләренчә, производствоны башлап җибәргәндә үк Ecosport моделенең 30 комплектлаучы өлеше җирле җитештерүчеләрдән киләчәк.

Завод төзү турындагы карар өч ел элек кабул ителгән, диде журналистларга Ford Sollers президенты һәм гендиректоры Тед Каннис.

Чаллыдагы җитештерү мәйданчыгы «В» сегментының массакүләм модельләрен чыгарачак һәм 2015 елда монда Ford Fiesta шәһәр хэтчбегын җитештерү башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International