Казанда «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан» күргәзмәсе ачылды

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе

Бүген «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә 14 нче махсуслаштырылган «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан» күргәзмәсе үз эшен башлап җибәрде. Ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

«Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан» күргәзмәсе Татарстан башкаласында 14 нче мәртәбә уздырыла. Шулай ук аның белән бергә 9 нчы мәртәбә «Technoсварка» күргәзмәсе уздырылачак. Күргәзмәләр экспозициясе ике павильонда урнашкан, анда Россиянең 28 шәһәреннән һәм 4 чит илдән 147 компания катнаша.

Шулай ук күргәзмәләр кысаларында «Машина төзелешенең инновацион технологияләре» халыкара фәнни-техник конференциясе узачак.

Күргәзмәне тантаналы ачуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, чыгыш ясап, катнашучылар санының елдан-ел артуына канәгатьлек белдерде.

«Кичә Россия Федерациясе Премьер-министры катнашында мөһим чаралар уздырдык, шул исәптән Чаллыда «Форд Соллерс» заводында, «КАМАЗ»да булдык,- диде Р.Миңнеханов. – Бу безнең республикабызның машина төзелешенә юнәлешле булуын күрсәтә, һәм без җитди модернизациядән башка, безнең партнерларыбыздан башка үсә алмаячакбыз. Мондый күргәзмә булу бик әйбәт».

Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры киңәшчесе Виктор Семенов катнашучыларга Министр Денис Мантуров сәламләвен укыды. Шуннан соң мөхтәрәм кунаклар күргәзмә экспозициясен ачып җибәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International