Рөстәм Миңнеханов: «Республикадан читтә эшләүче татарстанлылар – безнең конкуренциягә сәләтебезнең өмете»

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе

Татарстан вузларын тәмамлаучылар, республикада туып, читтә уңышка ирешкән ватандашларыбыз – Татарстан Республикасының конкуренциягә сәләтенең өмете. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда “Талантлар ачу” форумында яшь белгечләр белән очрашуында хәбәр итте.

Очрашуда Казанда туган һәм Татарстан вузларын тәмамлаган Россиянең башка төбәкләре һәм шәһәрләреннән, чит илләрдән килгән 50 яшь белгеч катнашты. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов аларны сәламләү сүзендә мондый очрашуларның никадәр әһәмиятле булуын ассызыклады. «Без сезнең өчен шатланабыз, сез – безнең республиканың конкурентциягә сәләтебезнең өмете», - дип мөрәҗәгать итте очрашуда катнашучыларга ТР Президенты.

«Моңа төрле караш бар, кешеләр республикадан читкә китә дигәннәре дә бар, - дип билгеләде Р.Миңнеханов. – Минем фикеремчә, бу аның кадәр начар түгел, әмма сәбәбен белергә кирәк. Без, сәбәпләрне анализлап, алга таба аларны исәпкә алыр өчен, махсус сезнең арада сорау алдык».

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республикадан читкә киткән белгечләр Татарстанның халыкара элемтәләрен бәйләүче өлеш, уртак проектларны уздыручылар була алалар.

«Безнең яшьләргә сезнең уңышка ирешүегез тарихларын күрсәтәсебез килә, бу бик мөһим», - дип саный Татарстан Президенты.

Ул хәбәр иткәнчә, республика җитәкчелеге талантлар белән стратегик идарә итү программасы кабул ителгән. «Без 6 ел дәвамында ел саен 100 млн. сум күләмендәге база финанславын бүлеп бирәчәкбез, моннан тыш, аерым чаралар өстәмә финансланачак», - дип хәбәр итте Р.Миңнеханов.

Чара барышында яшь белгечләр Татарстан Президентына сораулар бирде һәм тәкъдимнәр ясадылар. Шәһәр планлаштыруындагы тәҗрибәләрен һәм белемнәрен Миланда эшләгән Казан архитекторлары тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов аларны хуплады һәм Казан җитәкчелеге һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы җитәкчелегенә алар белән очрашып, фикер алышырга йөкләде.

Очрашуга йомгаклар ясап, Татарстан Президенты бүген әйтелгән бөтен тәкъдимнәрне язып алырга кирәклеген белдерде. «Чаралар протоколы безнең очрашу нәтиҗәсе булырга тиеш, ә бер елдан соң без уртак эш барышын бәяли алырбыз», - дип әйтте Р.Миңнеханов.

Очрашу ахырында Татарстан Республикасы Президенты катнашучылар белән фотога төште.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International