Татарстан Президенты Мәскәүдә “Траспорт атналыгында” катнашты

2014 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Мәскәүгә эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Транспорт атналыгы” халыкара күргәзмә-форумында катнашты. Татарстан Президентын ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин озата йөрде. Әлеге күргәзмә-форум Мәскәүдә Гостиный дворда 1-6 декабрь көннәрендә үткәрелә.

“Транспорт атналыгында” РФ Хөкүмәте, РФ Транспорт министрлыгы, федераль һәм региональ дәрәҗәдәге закон чыгару һәм башкарма хакимият вәкилләре, профильле федераль һәм чит ил агентлыклары, ведомстволары, эре транспорт компанияләре, финанс оешмалары җитәкчеләре катнаша.

“Транспорт атналыгы” кысаларында “Россия транспорты” VIII халыкара күргәзмәсе уза. Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы төбәкнең транспорт инфраструктурасын үстерү буенча проектларны тәкъдир итә.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов форум кысаларында Россия Транспорт министрлыгының “эшлекле иртәнге ашында” катнашты. Чарада шулай ук министрлык башлыгы Максим Соколов, инвестиция һәм финанс институтлары, төзелеш һәм транспорт компанияләре вәкилләре бар иде.

“Иртәнге аш” барышында Россия Транспорт министрлыгы һәм бизнес арасында концессия килешүләрен әзерләү буенча багланышлары, дәүләт тарафыннан проектларны сайлау алгоритмы, дәүләт-хосусый партнерлык проектларына хосусый финанслауны җәлеп итү мөмкинлекләре, Азия инвесторлары таләпләренә проектларны яраклаштыру турында сүз барды.

Чара тәмамлангач, Россия транспорт министры Маским Соколов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка катнашучылар “Транспорт атнасы” күргәзмәсен, шул исәптән Татарстан Республикасы стендын да карадылар.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы стендында республиканың транспорт тармагының гамәлдәге, эшләнүче һәм төзелеп килүче объектлары күрсәтелде. Бу Татарстан аэропортлары: “Казан” һәм “Бигеш”, интермодаль тармак. Шулай ук “Шали (М-7) – Баулы (М-5)” түләүле магистраль төзелеше”, “Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәген булдыру” проектлары, Казанның перспектив проектлары – канат юлы, боҗралы тимер юл хәрәкәте, транспорт-күчеп утыру үзәкләре, газ-мотор ягулыгы базарын үстерү проектлары тәкъдир ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International