Рөстәм Миңнеханов Россия Президентының Россия Федерациясе Федераль Собраниесенә Юлламасын уку тантанасында катнашты

2014 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның Россия Федерациясе Федераль Собраниесенә Юлламасын уку тантанасында катнашты.

Илдәге вәзгыять, дәүләтнең эчке һәм тышкы сәясәтенең төп юнәлешләре турындагы Федераль Собраниегә юлламаны ил җитәкчесе 1100 чакырылган кеше алдында Кремльнең Георгий залында көндезге 12:00 сәгатьтә укыды. Чакырылганнар арасында Россия Федераль Собраниесе әгъзалары, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, Конституцион һәм Югары судлар җитәкчеләре, губернаторлар, федерация субъектларының закон чыгару җыелышлары рәисләре, дини конфессияләр башлыклары, иҗтимагый эшлеклеләр, шул исәптән төбәкләрнең иҗтимагый палаталары җитәкчеләре, эре массакүләм мәгълүмат чараларының җитәкчеләре бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International