«Алабуга» МИЗ энергия саклауның иң югары ышанычлылык дәрәҗәсенә иреште

2014 елның 8 декабре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Алабуга” МИЗ территориясендә 600 МВт көчле бүлү подстанциясе эшләтеп җибәрелде. Яңа подстанция резидент-компанияләрне энергия саклау ышанычлыгының иң югары – беренче категория дәрәҗәсен тәэмин итәчәк.

Беренче категория буенча тоташтыру, электр энергиясе белән тәэмин итү тукталса, тәэмин ителеш икенче чыганактан дәвам итәчәк, дигән сүз. Шулай итеп, МИЗ резидент-компанияләрнең электр көче үзгәрү куркынычлыгын киметә, нәтиҗәдә, производствода брак булудан саклый.

Объект максималь рәвештә автоматлаштырылган – бер үк вакытта анда ике оператор гына эшли. Подстанциянең гомуми бәясе 1,5 млрд. сум тәшкил итте.

Бүлү подстанциясен ачуда чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүгенге вакыйганың мөһимлеген ассызыклады. «Безнең күп кенә резидентларыбызны электр энергиясе белән тотрыклы тәэмин итү бик мөһим, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты. – Бу гади генә бурыч түгел, без аны даими рәвештә хәл итә бардык һәм моны, ниһаять башкарып та чыга алдык».

«Бүген «Алабуга» МИЗ электр белән тәэмин итү югары дәрәҗәдә ышанычлы булырга тиеш, һәм мин ышанам ки, бу безнең махсус икътисадый зонаның конкуренциягә сәләтен шактый арттырачак», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

«Тракья гласс рус» компаниясе генераль директоры Байтуллаһ Шаһин МИЗ резидентлары исеменнән Татарстан җитәкчелегенә һәм шәхсән Татарстан Республикасы Президентына яңа подстанция төзелеше өчен рәхмәт белдерде.

Мөхтәрәм кунаклар символик рубильникны тоташтырдылар, шуның белән яңа подстанция эшли башлады һәм «Алабуга» МИЗ энергетика ышанычлылыгын яңа дәрәҗәсенә аяк басты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International