Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Россия венчур компаниясе арасында инновация эшчәнлегендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды
2014 елның 9 декабре, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Россия венчур компаниясе арасында венчур инвестицияләр үсеше өлкәсендә “юл картасы” һәм инновация эшчәнлегендә хезмәтттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм Россия венчур компаниясе генераль директоры Игорь Агамирзян имзаларын куйдылар.
Имзалау Татарстан Республикасы Инвестиция - венчур фондының Попечительләр советы утырышы кысаларында узды. Утырышны ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
Попечительләр советы әгъзалары “Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” республика конкурсы нәтиҗәләре турында мәгълүмат тыңладылар. Бу темага ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәләхов доклад ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2014 елда конкурска Россиянең 13 төбәгеннән 1612 заявка килгән, алар буенча экспертиза уздырылган. Конкурсның сигез номинациясеннән унар җиңүче сайлап алынган. Моннан тыш, конкурска тәкъдим ителгән кайбер проектлар конкурсның партнерларыннан премияләр һәм исемле стипендияләр алган.
Конкурс “Идея-1000” инновацион проектлар программасы белән берләштерелгән, 2014 елда программада катнашу өчен 287 заявка бирелгән.
Алга таба ТР Инвестиция-венчур фонды Айнур Айдельдинов чыгыш ясады. Ул перспективалы инновацион компанияләргә финанс ярдәме күрсәтүне тәкъдим итте. Бу тәкъдимне Попечительләр советы әгъзалары хуплады.
Россиядә венчур индустриясенең үсеше һәм уңышлары турында Игорь Агамирзян сөйләде.
Белешмә өчен:
Ел саен уздырыла торган “Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” 2005елдан бирле үткәрелә. Конкурсны оештыручылар - ТР Фәннәр академиясе (www.antat.ru) һәм Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды (ivf.tatarstan.ru). Конкурсның максаты – Татарстан Республикасының инновацион потенциалын күтәрү.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.